Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл белән очрашты

21.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү тантанасы узды. Тантаналы гыйбадәтне Патриарх Кирилл җитәкләде.

«Сезнең Татарстанга килүегез һәм яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүегез чиркәү белән дәүләтнең рухиятне торгызу һәм тарихи гаделлекне торгызу эшендә нәтиҗәле хезмәттәшлеге, үткәрелә торган курсның тугрылыгы турында сөйли», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.

ТР Президенты яңадан торгызылган собор Россиянең рухи энҗеләренең берсе һәм бөтен илдән һәм чит илләрдән хаҗиларны җәлеп итү урыны булачак, дип ышаныч белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Патриарх Кириллга республика адресына җылы сүзләре өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге хезмәттәшлекнең алга таба да уңышлы үсүен теләде.

Патриарх Кирилл республикада төрле конфессияләр вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте. «Республика җитәкчелегенә сезнең аша митрополиягә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең кайгыртуыгыз һәм игътибарыгыз, тоткан динегезгә карамастан, барысына да тигез бүленә", - диде Святейшество.

Ул шулай ук Татарстан җитәкчелегенә православие изге урыннарын торгызу буенча эзлекле эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. "Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу - моның ачык мисалы. Бу – чын-чынлап тарихи вакыйга», - дип ассызыклады Патриарх Кирилл.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада узган ел вафат булган митрополит Феофан истәлегенә игътибар күрсәтелә. Владыка Изге Ана иконасы соборының алтаре артында җирләгән. Каберенә таш куелган. "Феофан минем өчен бик якын кеше, ышанычлы ярдәмче иде. Инициативалы да, шул ук вакытта тәртипле дә. Ул Татарстанны чын күңелдән ярата иде. Бу чын-чын кардәшлек билгесе», - дип билгеләп үтте Патриарх Кирилл.

Очрашуда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Шулай ук Казанга визиты кысаларында Патриарх Кирилл Россия мөселман руханилары вәкилләре белән дә очрашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев