Рөстәм Миңнеханов ТКХны реформалауга ярдәм фонды - дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты

21.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт корпорациясе - Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты.

Очрашуда катнашучылар коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, ТКХ өлкәсендә яңа технологияләр кертү, хезмәттәшлекнең башка актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев