Татарстан Президенты Патриарх Кириллга «Дуслык» ордены тапшырды

21.07.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллга «Дуслык» ордены тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Югары бүләк Изге Патриархка рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен бирелде.

Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев