Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә МАКС-2021 авиасалонында булды

22.07.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 халыкара авиация-космос салонында катнашты. Авиасалон 20-25 июльдә Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә уза.

Татарстан Республикасыннан авиасалонда 18 оешма катнаша. Алар арасында - С.П. Горбунов ис. «Казан авиация заводы» - «Туполев» ГАҖ филиалы, «КМПО», «Казан вертолетлар заводы», «Турпар Аэро Групп», «Элекон заводы», «Казан агрегат заводы», КНИТУ-КАИ һәм башкалар.

Татарстан Президенты авиапромның соңгы эшләнмәләре белән танышты, шул исәптән яңа Россия истребителен карады. Самолет җирдә һәм һавада утка тоту өчен оптик төзәү системасы белән җиһазландырылган, ул шулай ук әйләнә тирәли оптик һәм радиотехник разведка алып барырга мөмкинлек бирә. Хәрби йөкләнешнең авырлыгы 7400 кг тәшкил итә, ә очышның биеклеге – 16,5 км.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 авиасалонының тышкы экспозициясендә дә булды, аерым алганда, күргәзмәдә тәкъдим ителгән «Россия вертолетлары» АҖ вертолетларын карады.

Аннары Президент ЛМС-901 җиңел күп максатлы «Байкал» самолеты белән танышты. Ул мораль һәм техник яктан искергән Ан-2 самолетларын алмаштыру максатыннан җирле һава линияләрендә эксплуатацияләү өчен эшләнә. Төрле географик-климат шартларында очышлар өчен билгеләнгән, шул исәптән илнең барып җитүе кыен булган төбәкләрендә дә. Самолетның беренче очышы 2021 ел ахырына кадәр планлаштырылган, 2023 елда исә серияле җитештерүне башлап җибәрү планлаштырыла.

Салон экспозициясендә Рөстәм Миңнеханов тагын «Технодинамика» АҖ стендын карады. Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы 2009 елда төзелгән. Компания составына 35 Россия заводы һәм сәнәгатьнең авиация һәм космос тармаклары фәнни-тикшеренү институты керә, аларда 30 меңнән артык кеше эшли. Бүгенге көндә холдинг «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе», "Россия вертолетлары", "Curtiss-Wright" һ.б. белән берлектә эре проектларны гамәлгә ашыра.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.