Яңалыклар

28.05.2022

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус халкының үзенчәлекле, ямьле бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Үткәндәге ерак чорларда ук барлыкка килгән, православие традицияләре белән үрелеп, ярашып халыкның рухи тормышында зур урын алган бу мәдәни вакыйга гүзәл табигате һәм талантлары белән дан тоткан Лаеш җирендә хәзер дә гөрләп уза. Каравон – халык мәдәнияте күгендәге нурлы йолдыз, җан аваздашлыгы, якты уйлар, иҗади күтәренкелек тантанасы.

27.05.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Катнашучылар 2022 елның беренче кварталындагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм алга таба үсеш бурычларын билгеләделәр.

27.05.2022

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында берничә инновацион проект каралды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

27.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Тяжмаш» ДК президенты Сергей Трифонов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Мөнәсәбәтләрне үстерү, сәнәгать һәм авыр машина төзелеше өлкәсендә эшлекле элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

27.05.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды.  Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

27.05.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык артисты Александр Розенбаум белән очрашты.

26.05.2022

Нефть химиясе республиканың икътисадый үсешен тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химик көне уңаеннан уздырылган чарада хәбәр итте.

26.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә эш сәфәренә килде. Төп максат – Химик көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу.

Визиты барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ арасында Хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты.

26.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы эшкуарлар бергәлеге белән очрашты. Очрашу Россия эшкуарлары көне кысаларында узды.

Чара Эшкуарлар йортында (Казан, Петербург ур.) узды. Очрашуның турыдан-туры трансляциясе оештырылган иде (Интернет челтәрендә). Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов күргәзмә-ярминкәдә тәкъдим ителгән эшләнмәләр белән танышты.

26.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолетлар заводы» АҖ (КВЗ) коллективы белән очрашты.

Очрашуда «Россия Вертолетлары» холдингы генераль директоры Николай Колесов та катнашты.

Битләр: << 461 462 463 464 465 466 467 468 ( 469 ) 470 >>