Яңалыклар

14.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында җиңүчеләрне котлады. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

14.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, Террорчылыкка каршы комиссия рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Утырыш белем бирү мохитенең психологик куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланды.

13.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын үткәрде.

Утырыш барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Бүгенге утырышның төп мәсьәләсе – Татарстан Республикасында 2022 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек .

13.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» төрек холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Төзелеш, уртак проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

13.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Белавтодор» ИКХ АҖ генераль директоры Юрий Масюк белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

12.04.2022

2022 елдан башлап, барлык объектлар буенча сату-алу килешүләренең гомуми суммасы 1 млн сумнан артып китмәсә һәм әлеге бәя кадастр бәясеннән ким булмаса, физик затларга торак күчемсез милек объектларын һәм җир кишәрлекләрен сату турында декларация тапшырырга кирәкми. Бу хакта һәм 2022 елгы декларация кампаниясенең башка үзенчәлекләре турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин хәбәр итте.

12.04.2022

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.

11.04.2022

2022 елның 11-17 апрелендә Кузбасста беренче тапкыр «Юрий Гагарин төне» халыкара фестивале узачак. Бу масштаблы вакыйга хәзерге замандагы бөек вакыйга – кешенең космоска беренче очышы еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

11.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында (Усады авылы, Дорожная ур., 42) исәпләү техникасы җитештерү буенча «ICL Техно» заводында булды.

Рөстәм Миңнеханов процессорлар җыю эшләре алып барыла торган инженер үзәге эшчәнлеге белән танышты, ИТ-белгечләр белән аралашты.

09.04.2022

Татарстанда озак вакытлар кулланыла торган азык-төлек продуктларын ваклап сату күләмнәре март башыннан түбәнрәк була башлады, ул чакта максималь ихтыяҗ күзәтелгән иде. Шушы чор белән чагыштырганда шикәр һәм тозга ихтыяҗ – 3,5 тапкыр, он һәм дөгегә – 3 тапкыр, үсемлек маена 2,8 тапкыр кимегән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Битләр: << 461 462 463 464 465 ( 466 ) 467 468 469 470 >>