Яңалыклар

01.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә.

Программа кысаларында Рөстәм Миңнеханов Тәтеш кадетлар мәктәбендә, Тәтеш механика заводында («Казан вертолетлар заводы» ГАҖ), шулай ук Балыкчылык тарихы музеенда булды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов белән Тәтештә бүген Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар да бар.

01.06.2022

Тотрыклы гаилә иминлеге өчен шартлар тудыру – дәүләтнең төп бурычы. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм комфортта яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләрне «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләү тантанасында хәбәр итте.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

31.05.2022

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев «Кол Шәриф» мәчетендә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров озата йөрде.

31.05.2022

Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев Казанда Идел буе федераль округы төбәкләрендә милли иминлекнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе төбәкләре башлыклары һәм федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән бергә демография һәм авыл территорияләре халкының тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырганда милли куркынычсызлыкка янауларны нейтральләштерү чаралары турында фикер алыштылар.

31.05.2022

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

31.05.2022

Бүгенге көндә Татарстанда чәчү эшләре 91%ка төгәлләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

31.05.2022

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы белән Башкортостан Республикасы арасындагы чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешүгә кул куелды.

Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

31.05.2022

Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

Визиты барышында Николай Патрушев Идел буе федераль округы төбәкләрендә милли куркынычсызлыкның актуаль мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырачак.

30.05.2022

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи мәчеттә булды – сакланып калган борынгы таш мәчеттә (Зур Татар ур., 28).

Тарихи мәчет бинасы 1991 елда мөселман җәмгыятенә тапшырыла. 1993 елда мәчет озак еллар ябык торганнан соң яңадан ачыла. Соңгы реконструкция 1998 елда үткәрелгән.

Тарихи мәчет биналары комплексы ике корылманы үз эченә ала: мәчет үзе һәм мәдрәсә бинасы. Ике бина да – мәдәни мирас объектлары.

30.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булды.

Ул бинадагы берничә бүлмәне һәм залларны карады, аерым алганда, китапханәне, шулай ук татар телен өйрәнү кабинетын карады.

Битләр: << 461 462 463 464 465 466 ( 467 ) 468 469 470 >>