Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка эш сәфәренә килде.
Сәфәре барышында ул Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев белән очрашты. Төбәкара товар әйләнешенең соңгы күрсәткечләре 20,5 миллиард сум дәрәҗәсендә теркәлгән. "Свердловск өлкәсе – безнең стратегик партнерыбыз. Безнең төбәкләрнең үзара продукция һәм хезмәт күрсәтү күләмнәре югары. Без йөк автомобильләре, автобуслар, шиннар, химия продукциясе белән тәэмин итәбез. Номенклатураны киңәйтергә, автомобиль техникасы, газ чыгару һәм энергетика җайланмалары белән тәэмин итәргә әзер", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты.
1996 елда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендә Даими вәкиллеге гамәлгә куела. Республиканың кайбер эре предприятиеләре: «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Татспиртпром» АҖ һ.б.лар буенча актив хезмәттәшлек алып барыла.
Хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр – эре төзелеш проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләргә КАМАЗ автомобиль техникасы китерү, POZISның көнкүреш һәм медицина суыткыч җиһазлары белән тәэмин итүне оештыру, азык-төлек һәм халык кулланышы товарлары белән үзара тәэмин итүне арттыру; Мәскәү-Казан-Екатеринбург транзит магистрале төзелеше проекты кысаларында хезмәттәшлек.
Очрашу ахырында 2024 елга кадәр Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы имзаланды. Бу – уртак эшнең юл картасы. Свердловск өлкәсендә бу эшне җайга салуны Татарстан Вәкиллеге алып барачак.