Яңалыклар

29.03.2022

1 апрельдән республикада гадәттәгечә санитар-экологик икеайлык башлана. Барлык күзәтчелек органнары булачак чараларга тиешенчә оештыру эшләрен башкарды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

29.03.2022

Дубай форумы - Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү, чит ил партнерлары белән тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру өчен бик яхшы мәйданчык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы ел саен үткәрелә тторган инвестицион форумының пленар утырышында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов утырышта махсус кунак сыйфатында чыгыш ясады.

29.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда инвестицион форум кырларында «Al Rais» туристик компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

29.03.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Визитның төп максаты - Дубайда ел саен уздырыла торган инвестицион форумда (Annual Investment Meeting (AIM) катнашу.

26.03.2022

Татарстан Республикасында бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

26.03.2022

Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

26.03.2022

Татарстан Республикасында 2022 елгы торак төзелеше планы 29%ка үтәлгән - 797 мең кв. метр торак төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

25.03.2022

Бүген Казанда «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Директорлар советы 2022 елның ике аенда «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм апрель аена һәм агымдагы елның икенче кварталына бюджетны раслады.

25.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Нефть химиясе өлкәсендәге компанияләрнең докладлары тәкъдим ителде.

25.03.2022

Татарстан өчен мәдәни мирасны саклау, өйрәнү һәм арттыру мәсьәләләре – дәүләт сәясәтенең төп өстенлекләреннән берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. Утырыш эшендә Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская катнашты.

Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов республика мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә татар музыка кораллары күргәзмәсен карады.

Битләр: << 461 462 463 464 465 466 467 468 469 ( 470 ) >>