Яңалыклар

15.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзалау Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО генераль директоры Алексей Комиссаров кул куйды.

15.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытуга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

15.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде. Эш сәфәренең төп максаты - Петербург халыкара икътисади форумы чараларында катнашу.

15.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фин-төрек Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе, Novroll LLC компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Рөстәм Хәйретдин (Rostem Heiredin) белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

15.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 32 нче утырышында катнаша.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

15.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Онтустик» финанс сәүдә-сәнәгать корпорациясе башлыгы Сәрикҗан Сәйтҗанов белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм Казан федераль университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский катнашты.

14.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында 2022 елда традицион мәдәният бәйрәмнәрен үткәрү турында брифинг узды. Бу чара муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.

14.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.

Очрашу Мәскәүдә Министрлык бинасында узды.

13.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Идел елгасы аша күпер төзелеше барышы белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Идел елгасы аша 3362 м озынлыктагы күпер М-12 автоюлын төзү кысаларында төзелә.

12.06.2022

Бүген Зеленодольскта татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй узды. Анда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Битләр: << 461 ( 462 ) 463 464 465 466 467 468 469 470 >>