Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю кампаниясенә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, 1 нче июльгә республикада 273,6 мең га күпьеллык үлән чабылган. Шул исәптән печән өчен – 81,8 мең га, сенаж өчен – 182,9 мең га, бүгенге көнгә 130 мең тонна печән һәм 994 мең тонна сенаж әзерләнгән. Республика буенча бер шартлы терлеккә уртача 6,9 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. «Без быел үз алдыбызга 40 центнер терлек азыгы әзерләү бурычын куябыз», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, 15 район терлек азыгы әзерләү буенча уртача республика күрсәткечләреннән калыша. Алар арасында Чүпрәле һәм Зеленодольск районнары да бар. Минзәлә районы аграрийлары яхшы эш нәтиҗәләрен күрсәтә, анда 29,2 мең тонна сенаж һәм 2,2 мең тонна печән әзерләнгән инде. «Терлек азыгы әзерләүгә максималь рәвештә мобилизацияләнергә кирәк, һава шартлары киртә булырга тиеш түгел», – дип мөрәҗәгать итте хуҗалыклар җитәкчеләренә Марат Җәббаров.
Шәхси хуҗалыкларны азык белән тәэмин итү буенча эш алып барыла. Аларда барлык мөгезле эре терлекнең өчтән бере – 290 мең баш, шул исәптән 101 мең сыер бар. Ә сарыклар һәм кәҗәләр – 82% (287 мең баш). Бүгенге көндә бу сектор буенча 76 мең тонна коры һәм сусыл азык әзерләнгән, бу ихтыяҗның 8%ын тәшкил итә.
Министр шулай ук ашлык җыю техникасының әзерлеге турында да сөйләде. Урып-җыю эшләре сезоны якынлаша. Агымдагы елда 1 млн. 937 мең гектардан уңыш җыеп аласы бар. Республикада игеннәрне урып-җыю өчен 3350 ашлык җыю комбайны бар, аларның 30 июньгә әзерлеге 86% тәшкил итә. Республика буенча комбайнга уртача йөкләнеш 350 га тәшкил итә, ә кайбер районнарда 800 га кадәр, аерым хуҗалыкларда йөкләмә 1000 га һәм аннан да күбрәк.
«Шулай ук комбайн паркының яртысына якыны 10 елдан артык кулланыла, бу, көтелмәгән ватылу ихтималы югары булу сәбәпле, комбайннарга йөкләнешне өстәмә арттыра», – дип ассызыклады Марат Җәббаров. Ул искә төшергәнчә, ПХИФ мәйданчыгында Татарстан Республикасы һәм «Росагролизинг» арасында «Өчләтә файда» ташламалы акциясен гамәлгә ашыру турында килешүгә ирешелгән. Акция кысаларында лизинг компаниясе 400 берәмлек тәшкил итә ала. Төрле техника, шул исәптән «КЗС» ашлык җыю комбайннары, «КАМАЗ» йөк машиналары, тракторлар, ашлык чистарту машиналары, киптергечләр һәм башка техниканы, төп бурычны 2023 елның гыйнварына кадәр кичектереп, беренчел кертемсез кую мөмкинлеге бар,
Фаразлаулар буенча, көзге культураларны контроль рәвештә суктыруны июльнең 20сенә башлау планлаштырыла. 11 июльдән 15 июльгә кадәр урып-җыю комплексының әзерлеген комиссия тарафыннан кабул итү планлаштырыла. Бер үк вакытта туңга сөрү агрегатларының, киләчәк уңышка нигез салу өчен төп технологик процесс буларак, әзерлеге тикшереләчәк.
Министр шулай ук чәчүлекләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау буенча чараларны вакытында оештыру кирәклеген билгеләп үтте.