Яңалыклар

26.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында булды.

26.04.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чара, гадәттәгечә, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза.

Чәчәкләр салу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.

25.04.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен  һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннанмөрәҗәгате.

25.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.А. Герасимов исемендәге ВГИК ректоры Владимир Малышев һәм ГИТИС ректоры Григорий Заславский белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.

25.04.2022

Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре 2022 елның беренче кварталында җитештерү күләмен узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9,1 % ка арттырган. Бу хакта доклад белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

25.04.2022

Бүген Казанда В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә узды.

Утырышта 2022 елның беренче кварталында «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында мәгълүмат тәкъдим ителде һәм 2022 елның май аена бюджет расланды. Шулай ук Директорлар советы 2021 ел өчен дебитор һәм кредит бурычларының торышы турында мәгълүмат тыңлады.

25.04.2022

2022 елның I кварталында Татарстанда салым җыемнары, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга арткан — 317 млрд.сумга кадәр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Киңәшмә 2022 года елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларына һәм 2022 елда Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды.  

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Чара барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

25.04.2022

2022 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 85 млрд. сум күләмендә кергән. Республика бюджеты 72,3 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 12,7 млрд. сум акча мобилизацияләнгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов Гайзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмә 2022 года елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларына һәм 2022 елда Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды.  

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Чара барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

25.04.2022

2022 года елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 93,2 млрд. сум акча кергән, шулардан үз керемнәре – 85 млрд сум.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә 2022 года елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларына һәм 2022 елда Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды.  

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Чара барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уза.

24.04.2022

Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Ашхабадка «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та килде.

Битләр: << ( 461 ) 462 463 464 465 466 467 468 469 470 >>