ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда торак төзелеше еллык планының 69%ы үтәлгән

01.07.2022

Татарстанда торак төзелеше еллык планының 69%ы үтәлгән. 1 млн. 913 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Социаль ипотека программасы кысаларында тапшырылырга тиешле 150 мең кв. метрның 100 меңгә якыны шәхси торак линиясе буенча 8 мең 920 йорт әзер, ягъни еллык күләмнең 74%ы. Коммерциячел төзелештә төзүчеләр, планны 62%ка арттырып, агымдагы датага 148 күп фатирлы йортның 79ын тапшырганнар. Файдалануга тапшырылган коммерция торагы мәйданы 576 мең кв.метр тәшкил итә.

Гражданнарның ташламалы категорияләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру кысаларында быел ятим балалар 600 фатир алырга тиеш. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан аукцион игълан итү буенча чаралар үткәрелә. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды арасында 177 торак бинага дәүләт контрактлары төзелгән.

Саны буенча икенче категория – яшь гаиләләр. Барлык 50 кеше буенча да финанслау муниципалитетларга тулысынча җиткерелгән. Хәзерге вакытта яшь гаиләләр торак базарында фатирлар сайлый.

«5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр» категориясенә быел 25 кеше керә. 12 сертификат инде гамәлгә ашырылган.

Дүртенче категория буенча – «Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр» – 8 сертификатның 4се рәсмиләштерелгән.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча ел ахырына кадәр компактлы торак төзелеше өчен 7 мәйданчыкны төзекләндерергә кирәк. Эшләрне башкару 8% дәрәҗәсендә.

«Торак» федераль проекты буенча 3 объект гамәлгә ашырыла, аларның әзерлеге 21% дип бәяләнә.

Мәгариф объектларын төзү быел илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында алып барыла. Саба, Кукмара һәм Тукай районнарында өч мәктәп, шулай ук Мамадышта берләштерелгән проект буенча төзелә торган учреждение (240 урынлы мәктәп һәм 120 урынлы балалар бакчасы) – тулаем әлеге объектлар буенча эшнең 64%ы башкарылган.

Сәламәтлек саклау объектлары төзелеше дәвам итә. Милли проектка һәм республика программаларына барлыгы 61 медицина объекты кертелгән. Аларның күбесе беренчел звенога карый. 52 ФАП төзелеше 46% ка башкарылган. Зеленодольск районында һәм Казанда – ике сырхауханә, Апас, Питрәч, Лениногорск районнарында – 3 үзәк район хастаханәсе, Әлмәт һәм Арча районнарында гомуми практика табибының 2 офисы, төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 25%. Стационар медицина учреждениеләре биналары – Чистай һәм Казан шәһәрләрендә - «Стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау» республика программасы буенча төзелә. Бу өлештә төзү-монтаж эшләре 81% дип бәяләнә.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча 7 объект буенча эшләр 20%ка башкарылган. Чаллыда «Мастеровые» драма театры бинасы төзелеше 81% дип бәяләнә.

Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар шулай ук федераль программалар кысаларында тормышка ашырыла. Шулай итеп, Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү дәвам итә, анда төзү-монтаж эшләре 34%ка башкарылган. Ләм кырларын рекультивацияләү 9%ка башкарылган («Иделне савыктыру» проекты кысаларында алып барыла). Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү – «Чиста ил» федераль проекты буенча. Төзелеш-монтаж эшләре 37%ка ябылган. Табигать саклау чараларының бер өлеше булып Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту да тора, төзү-монтаж эшләре 2%ка башкарылган.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча масштаблы эш дәвам итә. Быел 65 территорияне яңарту планлаштырылган. Бүгенге көндә эшләрнең гомуми күләме 22% тәшкил итә.

Моннан тыш, республика программалары кысаларында 6 ябык футбол манежы (эшләр 24%ка башкарылган), 4 универсаль спорт мәйданчыгы һәм бер блок-модульле чаңгы базасы (66%), 6 балаларны савыктыру лагере (43%), Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» (19%) административ бинасы, 9 Башкарма комитет бинасы (55%) төзелә. «Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү» программасы буенча эшләр 35%ка башкарылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.