Бүгенге көндә торак төзүнең еллык планын үтәү 72% тәшкил итә. 1 млн. 994 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз өченче утырышында катнашты. Язгы сессиянең йомгаклау утырышын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Атадурда Бәйрәмов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ИХОның Яшьләр башкаласы статусында планлаштырылган чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Оештыру комитеты утырышы ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Союзы Республикасы Дәүләт Административ советы рәисе, Премьер-министры, Кораллы көчләре баш командующие Мин Аунг Хлайн әфәнде белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Мин Аунг Хлайнның Казанга шәхси визиты кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның VIII Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнашты. Чара Әлмәттә «Татнефть» ГАҖнең «Солнечный» балаларны савыктыру лагере базасында уза.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Әлмәттә уза торган III Халыкара нефть-газ яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты.
Татарстанда төрле экологик инициативаларга, бигрәк тә яшьләр проектларына актив ярдәм күрсәтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть ЦУР илчеләре» проектының II турында җиңүчеләр һәм Әлмәт шәһәрендә пластик калдыкларны аерым җыю конкурсы лидерлары-мәктәп укучылары белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу ТР Нефть саммиты кырларында узды.
Татарстанда комплекслы кадастр эшләре башкарыла башлаган, алар җир бәхәсләренең санын киметергә һәм булган хаталарны төзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Хәзерге катлаулы шартларда Россиянең бөтендөнья энергетикасында позициясен саклап калу аеруча мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммиты кысаларында узган панель дискуссиядә хәбәр итте. Чара Әлмәт шәһәренең «Юность» савыктыру лагере базасында узды.