Яңалыклар

10.06.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Россия көне алдыннан узды.

10.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы парламенты белән элемтәләр буенча Дәүләт Думасы депутат төркеме һәм Үзбәкстан Республикасы Закон чыгару палатасының парламентара төркеме утырышында чыгыш ясады.

Чара Казан Ратушасында узды.

10.06.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының закон чыгару палатасы Олы Мәҗлес делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте. 

09.06.2022

Бүген Иннополиста Россиянең иң яшь шәһәренә нигез салынуга 10 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Иннополисның туган көне һәм анда яшәүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов котлады.

09.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. 

Сәфәрнең төп максаты - Россия Дәүләт Советының Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите комиссиясе утырышына әзерлек буенча киңәшмәдә катнашу, аны Рөстәм Миңнеханов үзе җитәкли. 

Киңәшмә Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы мәйданчыгында узды.

09.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре белән Мәскәүдә.

Эш сәфәренең төп максаты - Россия Дәүләт Советының Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите комиссиясе утырышына әзерлек буенча киңәшмәдә катнашу.

Киңәшмә Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы мәйданчыгында узды, аны Татарстан Президенты, Россия Дәүләт Советының төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите комиссиясе җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

09.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

08.06.2022

Бүген Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге территориясендә «Свияжск-Зернопродукт» яңа элеваторы төзелешенә старт бирелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Проектның бәясе 2,4 млрд. сум дип бәяләнә. Инвесторы – СММҮ резиденты – «Август-Агро» компаниясе. Элеваторның проект егәрлеге 112,5 мең тонна ашлыкны бер тапкыр саклау тәшкил итәчәк.

08.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Казанның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында (Прибольничная ур.) бәйрәмгә багышланган чаралар узды.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов интернат-йортта пациентларны карап тоту һәм яшәү шартлары белән танышты.

08.06.2022

Татарстан илнең фәнни-технологик үсеш динамикасына зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында хәбәр итте. Чара Казан дәүләт мәдәният институты мәйданчыгында узды.

Утырыш темасы «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында стартап-студияләр булдыруга багышланган иде. Модераторы – Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов.

Битләр: << 461 462 463 ( 464 ) 465 466 467 468 469 470 >>