Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша

04.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша.

Бу – 12 нче күргәзмә. Быел төп тема «Сәнәгать күчеше: чакырулардан яңа мөмкинлекләргә». Эшлекле программада 350 дән артык спикер һәм эксперт, 50 илдән бизнес җитәкчеләре һәм профессиональ катнашучылар бар, күргәзмәгә 40 меңнән артык кеше килер дип көтелә.

Татарстан Республикасының үз стенды гадәттәгечә оештырылган. Сәнәгать потенциалын КАМАЗ, Татэнерго, РариТЭК Холдинг, Химград кебек эре компанияләр тәкъдим итә.

Программада республика Президентының берничә эшлекле очрашуы, шулай ук сессияләрдә катнашуы каралган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.