Быел Татарстанда кимерүчеләр һәм талпаннар саны шактый арткан – апрель аенда аларның саны 1,5 тапкырга арткан. Шул ук вакытта кимерүчеләрнең 25%ы – «тычкан бизгәге» һәм туляремия белән, ә 20%ы талпан энцефалиты вирусы һәм боррелия белән зарарланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы буенча Баш санитар дәүләт табибы Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марина Патяшина республиканың бөтен территориясендә яшәүчеләргә бөер синдромлы геморрагик бизгәк («тычкан бизгәге»), лептоспироз һәм талпан боррелиозы йогарга мөмкин, дип билгеләп үтте. 30 муниципаль район территориясендә, шул исәптән Казанда да, талпан энцефалитын эләктерергә була. 19 районның куркыныч территорияләрендә туберкулез йоктырырга мөмкин. Бу авыруларны таратучылар – кимерүчеләр һәм бөҗәкләр.
«Ел саен без талпан кадалу буенча 11 меңгә якын мөрәҗәгать теркибез һәм агымдагы чорда мөрәҗәгатьләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артык», - диде Марина Патяшина.
Талпан энцефалиты, туляремия һәм лептоспироз очраклары берничә булса, «тычкан бизгәге» белән авыручылар саны уртача федератив күрсәткечтән 4 тапкыр югарырак һәм Идел буе федераль округында 5 нче урындабыз.
«Тычкан бизгәге» йоктырырга һәм талпаннарны ешрак урманда ял иткән вакытта эләктерергә мөмкин – урманнарда авыручыларның 53%ы йоктыра. Кимерүчеләр белән аралашудан яки кимерүчеләрдән калган калдыклар белән зарарланган продуктларны кулланудан якынча 26%ы авырган. Бакча участокларында халыкның 15%ы зарарлана. Һөнәри эшчәнлек барышында нефтьчеләр һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең 6%ы зарарлана.
Шул ук вакытта тычканнардан авыру куркынычы табигый шартларда гына түгел, ә торак пунктларда да, бигрәк тә эре шәһәрләрдә дә бар. 2021 елда кимерүчеләр булу турында халыктан мөрәҗәгатьләр саны – 26%ка, ә 2022 елның агымдагы чорында 2 тапкырга диярлек арткан. Аларның 70%ы Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләренең торак йортларына яки объектларына туры килә. Кимерүчеләрнең 97%ы – подвал, чарлак, контейнер мәйданчыкларының канәгатьләнмәслек һәм чүп-чарны үз вакытында чыгармау нәтиҗәсендә.
«Казан өчен кимерүчеләр проблемасы кискен кала. Без Башкарма комитет белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Соңгы 4 елда без кимерүчеләр өчен идеаль шартлар булган ташландык биналар һәм территорияләр белән ныклап шөгыльләнәбез», - диде Марина Патяшина.
Шулай ук кимерүчеләрнең күбәюенә объектларны урык-сурык эшкәртү яки бөтенләй эшкәртмәү сәбәп була. Шуңа күрә шәһәр Башкарма комитеты белән берлектә 19 – 22 апрельдә беренче тапкыр 14 ачык территориядә (парклар, скверлар) һәм Казан үзәгендәге 627 объектта бер үк вакытта дератизация үткәрелде – бу үзәктә урнашкан барлык объектларның яртысыннан артыгы һәм ачык территорияләрнең 100%ы. Ә элегрәк апрель аенда үткәрелгән эшкәртүләрне исәпкә алып, тагын 228 объект дератизацияләнгән.
Табигый шартларда кимерүчеләр һәм талпаннар санын киметү буенча төп нәтиҗәле чаралар булып дератизация һәм акарицидлы эшкәртү тора. Ел саен бу максатларга республика бюджетыннан уртача 30 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелә һәм 11 мең гектардан артык ачык территория эшкәртелә. Бу – халык күпләп ял итә һәм яши торган урыннар (парклар, скверлар), җәйге савыктыру лагерьлары территорияләре, ял базалары, зиратлар, торак пунктлар тирәсендәге киртәләрне эшкәртү һ. б.
Шулай ук Марина Патяшина шәхси профилактика чаралары турында да искә төшерде. Коры-сары агачлар һәм ауган агачлар белән эшләрне бары тик шәхси саклану чаралары кулланган килеш кенә (битлекләр, перчаткалар) үткәрергә кирәк. Азык-төлекне кимерүчеләрдән сакларга һәм кимерүчеләрнең эзләре булган азык-төлек продуктларын ашамаска кирәк. Урманда ял итү өчен дөрес киенергә, репеллентлардан файдаланырга һәм талпаннар кадалу-кадалмауны тикшерергә кирәк.
«Бу җитди мәсьәлә. Өстәмә рәвештә акча бүлеп бирергә һәм базарлар территорияләрен һәм төрле ташландык биналар эшкәртүне үткәрергә кирәк. Мөһим тема, аны игътибардан ычкындырырга ярамый», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.