Рөстәм Миңнеханов һәм Артем Здунов Мордовиядә XII бөтенроссия авыл Сабантуенда катнаштылар

02.07.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XII бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты. Быел бәйрәм Мордовия Республикасының Аксеново авылында узды.

Мордовиягә Сабантуйда катнашу өчен Россиянең 24 субъектыннан: Ульяновск, Оренбург, Пенза, Әстерхан, Самара, Түбән Новгород, Новосибирск, Чиләбе, Төмән, Ростов өлкәләреннән, Башкортстан, Чуашия, Марий Эл, Удмуртия, Бурятиядән, Пермь краеннан һәм башка төбәкләрдән рәсми делегацияләр килде. Иң күп делегация Татарстан Республикасыннан иде.

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуеның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. "Сабантуй – матур бәйрәм. Бүген аны илебезнең 58 төбәгендә һәм дөньяның 35 илендә бәйрәм итәләр. Мордовия башлыгы Артем Алексеевич Здуновка, Казаннан һәм Нурлат районыннан килгән коллегаларыбызга бу искиткеч урында бәйрәмне яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Артем Здунов ассызыклаганча, Бөтенроссия авыл Сабантуе – Россия халыкларының мәдәни мирасы елының һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның иң мөһим вакыйгаларының берсе. "Сабантуй – бердәмлекне һәм дуслыкны символлаштыручы бик күңелле бәйрәм. Без яхшы эшләдек, бүген ял итү, спорт белән шөгыльләнү, ярышу мөмкинлеге бар. Һәм боларның барысын да без бәрәкәтле мордва җирендә эшлибез", - диде төбәк Башлыгы.

Сабантуй мәйданында концертлар, күргәзмәләр, бию флешмоблары, спортның милли төрләре буенча спартакиада оештырылды. Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе дә бар иде. Һәркем халыкларның үзенчәлекле мәдәнияте белән таныша, шулай ук милли ризыкларны татып карый ала.

Рөстәм Миңнеханов һәм Артем Здунов милли ишегалларында һәм ярышлар мәйданчыкларында булдылар, шул исәптән билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышларын һәм традицион уеннарны карадылар, шулай ук Кукмара районының масштаблы экспозициясе белән дә таныштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.