Яңалыклар

25.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Машина төзүчеләре ассоциациясе идарәсе рәисе, E-Mak компаниясе идарәсе рәисе Сәлим Эмре Гәнҗәр белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, хәзерге икътисадый шартларда алга таба хезмәттәшлек итү буенча адымнар турында фикер алышынды.

24.03.2022

«Агросила. Чаллы-МПК» һәм «Чаллы-Икмәк» АҖ предприятиеләрендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Агросила» холдингы генераль директоры Светлана Барсукова белән бергә Рөстәм Миңнеханов продукциянең төп төрләрен җитештерү белән танышты.

24.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Хайер Индастри РУС» ҖЧҖ көнкүреш техникасы заводында һәм әзер продукция складында булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы мэры Наил Мәһдиев озата йөрделәр.

Кунакларны «Хайер Индастри РУС» ҖЧҖнең суыткыч һәм суыту җиһазларын җитештерү буенча «акыллы заводы» төзелеше барышы белән таныштырдылар, шулай ук предприятиене үстерү буенча киләчәк адымнар турында сөйләделәр.

24.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖнең автомобиль заводында булды, анда ул агымдагы вәзгыять белән танышты, заводның җитештерү мәйданчыкларын һәм конвейерны карады. Моннан тыш, Татарстан Президентына К4 һәм К5 йөк машиналары производствосын күрсәттеләр.

24.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә алдынгы инженер мәктәпләрен булдыру инициативасын алга этәрүчеләр белән очрашты. Очрашу Казанның югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында узды. Очрашуда шулай ук Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

23.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасында эш сәфәрендә.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов янә Үзбәкстан Республикасына килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының күп милләтле халкы исеменнән Шәүкәт Мирзияевны һәм Үзбәкстанның тугандаш халкын Нәүрүз бәйрәме белән котлады.

23.03.2022

Гадәттән тыш хәлләр очраклары буенча Татарстан тупланган резервларның гомуми күләме 6,6 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Булдырылган матди ресурслар резервлары күләме 380,6 млн. сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләде.

23.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы территориясендә язгы ташуны үткәрүгә әзерлек турында сөйләштеләр.

Вәзгыять турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров сөйләде.

23.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде.

Программа кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Чирчик» химия-индустриаль технопаркын ачуда катнашты (Ташкент өлкәсе).

Тантана башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән эшлекле очрашуда булды. Гадәттәгечә, Татарстан Президенты әңгәмәне Үзбәкстан Премьер-министрына чакырулары һәм ике яклы очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләре белән башлады.

23.03.2022

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ташкенттагы эш программасын Үзбәкстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән кыска очрашудан башлады.

Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин һәм Үзбәкстан татарларының һәм башкортларының Аксакаллар советы рәисе Рим Гыйниятуллин кыскача гына татар җәмгыяте тормышы турында сөйләделәр.

Битләр: << ( 471 ) 472 473 474 475 476 477 478 479 480 >>