Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасы Башлыгы Артем Здунов белән очрашты

02.07.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасына эш сәфәренә килде. Монда Аксеново авылында XII Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак.

Визит кысаларында Татарстан Президенты Мордовия Башлыгы Артем Здунов белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабан туена масштаблы әзерлекләре һәм аны уздырулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Мордовия җитәкчелеге төбәктә яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына зур хөрмәт белән карый. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәннәре, татар халкына һәм диненә сак карашлары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Мордовияне электән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. "Мордовия Республикасы үсеше динамикасы бик уңай. Без сезнең төбәкнең уңышларына шатланабыз. Сезнең потенциал зур", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан киләчәктә Мордовия белән төрле яклы хезмәттәшлекне үстерергә тели. "Татарстан Мордовия өчен һәрвакыт ачык. Без сезгә һәр эштә ярдәм итәргә әзер", - дип өстәде ул.

Мордовия Башлыгы, үз чиратында, Татарстан Президентына Бөтенроссия авыл Сабантуен оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Бу бәйрәмне Мордовия һәм Татарстан командалары бергә әзерләделәр. Мордовия илнең төрле төбәкләреннән килгән күп санлы кунакларны каршы алырга шат. Сабантуй – чын мәгънәсендә күп милләтле чара, ул кешеләрне берләштерә. Узган ел без төбәктә яшәүче барлык халыкларның телләрен һәм мәдәниятен үстерү буенча республика программасын кабул иттек һәм бу мәсьәләгә зур игътибар белән карыйбыз", - диде Артем Здунов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.