Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәренә килде. Эш сәфәренең төп максаты – Күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашу.
Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән бергә, Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле кунаклар арарсында IV бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачуда катнаша. Чарада Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жаппаров та катнаша.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Берничә инновацион проект каралды. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2025 елга кадәр «Татнефть» төркеме персоналына идарә итүнең яңартылган стратегиясе каралды.
Директорлар советы утырышы бүген Казанда узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Рауза» мәчетен ачу тантанасында катнашты. Яңа дини учреждение Сеченов ур., 21 нче йортта урнашкан.
Мәчетне ачу тантанасы изге Коръән сүрәсен укудан башланды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопрактика» дәүләтнеке булмаган үсеш институты һәм «Инновацион инжиниринг үзәге» КАБО җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.Очрашу катнаш форматта, шул исәптән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм компанияләренең импортны алмаштыруны оештыру һәм кооперация мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәктә мәктәпләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренең ничек хәл ителүен тикшерергә кушты.
ТР Президенты йөкләмәсе буенча Россия Гвардиясенең ТР буенча идарәсе һәм ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре керәчәк күчмә төркемнәр формалаштырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты - Татарстан Республикасы Армиягә чакыру комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов гражданнарны мобилизацияләү буенча Татарстан Республикасы Армиягә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия ҖҮФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Казан ИК-19да эш сәфәрендә булды. Аны төбәкнең пенитенциар ведомствосы начальнигы Эдуард Хиялиев озата йөрде.
Алексей Песошин төзәтү учреждениесен, шул исәптән сәнәгать объектларын карап чыкты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөселманнарның Үзәк Диния нәзәрате рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында ТР Хөкүмәте Йортында узды.
2022 елда Татарстаннан 31 049 бала савыктыру лагерьларына бушлай юлламалар алган. 2022 елда республика бюджеты акчалары хисабына 42 692 бушлай юллама бирелер дип көтелә. Бу максатларга 355,4 млн. сумнан артык акча каралган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен җәйге савыктыру ялын оештыру темасына багышланган иде.