Яңалыклар

23.09.2022

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week кысаларында стартаплар буенча Экспертлар советы узды, анда венчур базары, инвестицион фондлар һәм Иннополис вәкилләре җиде яңа IT-проектны карадылар.

23.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов белән очрашты. 

23.09.2022

Татарстан Дәүләт Советы Евгений Варакин кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерде. Бу вазыйфага аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Парламентның 34 нче утырышында карар кабул ителде.

23.09.2022

Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты. 

23.09.2022

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 16.09.2022 ел, № 341-6 закон кабул итте. Документ IT-компанияләр һәм Иннополис эшкуарлары өчен ташламалы салым ставкасын 2025 елның 31 декабренә кадәр озайта.

22.09.2022

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының Чакырылыш комиссиясе утырышы үтте. Аны Татарстан Президенты, Чакырылыш комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

22.09.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов елга порты территориясендә беренче торак комплексы төзелешенә старт бирде. Порт урамы районында беренче нигез ташын салу тантанасында шулай ук Сбербанк ГАҖ Идел - Нократ банкы вице-президенты-рәисе Петр Колтыпин, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

22.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкьсүт Шадаев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда шулай ук VK генераль директоры Владимир Кириенко, Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.

22.09.2022

Бүген Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы кысаларында «Цифрлы Россия» губернатор түгәрәк өстәле утырышы узды, аның модераторы «Россия-24» телеканалының мәгълүмат программаларын алып баручы Дмитрий Щугорев булды. Чарада цифрлаштыру мәсьәләләрен алып баручы Россия төбәкләре вәкилләре катнашты.

22.09.2022

Казанда «Татарстан-Беларусь» эшлекле форумы ачылды, ул эшкуарлык җәмәгатьчелеге дәрәҗәсендә ике яклы хезмәттәшлекне активлаштырырга тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында форумга рәсми старт бирделәр.

Битләр: << 421 422 423 424 425 ( 426 ) 427 428 429 430 >>