Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов һәм башкалар катнашты.
2022 ел дәвамында Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләрен үтәү эше турындагы нотык белән Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, быел май аенда Рөстәм Миңнеханов Чистай тарихи үзәгендә булды, реконструкцияләү күздә тотылган мәдәни мирас объектлары белән танышты. Аукционда объектларны реализацияләү буенча актуаль бурычлар билгеләнде. Тагын берничә объект буенча дәүләт программалары кысаларында тулы реставрация планлаштырылды.
Бүген Эдуард Хәсәнов мәдәни мирас объектлары буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләде. Кайбер объектлар инвесторларда кызыксыну уяткан. Конкурс документларын әзерләү башка юнәлешләр буенча да бара.
Эдуард Хәсәнов инвесторлар өчен реставрация эшләрен үткәрү вакытын ике елдан бишкә кадәр арттыру мөмкинлеге турында сөйләшергә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов объектларны реставрацияләү вакытын билгеле бер шартлар үтәгәндә арттырырга мөмкин дип билгеләп үтте: әгәр объектның фасады һәм түбәсе беренче өч елда ремонтланса, реставрация эшләре сроклары 5 елга кадәр озайтылырга мөмкин.
Алга таба Чистай Башкарма комитеты җитәкчесе 10 тарихи объект шәһәр төзүче дип танылуын хәбәр итте. Моннан тыш, сүтүгә тыюлар куелганы, бары тик шәһәр төзелеше комиссиясе белән килешенеп кенә хәл ителергә мөмкин икәнлеген белдерде. Тагын берничә объект буенча дәүләт тарихи-архитектура экспертизасы үткәрергә кирәк. Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, Эдуард Хәсәнов экспертизаның Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан аттестацияләнгән экспертлар тарафыннан үткәрелүен хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов 1 апрельгә кадәр барлык кирәкле документларны әзерләргә, шул исәптән кирәкле экспертиза үткәрергә һәм килештерергә кушты.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет линиясе буенча Чистайның мәдәни мирас объектларын саклау эше турында Иван Гущин хәбәр итте. Ул, аерым алганда, мәдәни катламның төгәл чикләрен билгеләү өчен Чистайның тарихи өлешен археологик тикшерү оештырылуын хәбәр итте. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин шәһәрнең тарихи өлешендәге эшләргә бәйле булган инженерлык челтәрләрен модернизацияләү турында сөйләде.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Чистайда пассажир пристане төзелеше схемасы һәм мәсьәләләрен тикшерделәр. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы барлык кирәкле документлар, шулай ук экспертиза әзер, дип белдерде. Татарстан Президенты, бу мәсьәләгә аңлатма биреп, Чистайның туристлар җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен пристань төзелеше буенча эшнең туристлар агымын үстерү өчен кирәклеген әйтте.
«Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары уку йортының архитектура-реставрация тикшеренүләре үзәге директоры Светлана Персова Чистай тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясен эшләү этапларын тәкъдим итте. Ул шәһәрне өйрәнү нәтиҗәләре турында сөйләде, кыскача гына шәһәр төзелеше үсеше этапларын, шәһәрнең планы һәм 18-19 гасырларда, шулай ук 19-20 гасырларда үзгәрешләрен тәкъдим итте. Светлана Персова сүзләренчә, тарихи төзелешкә инвентаризация үткәрелгән, аның барышында әле элек бәяләнеп бетерелмәгән тарихи объектлар ачыкланган. Шулай ук тарихи-мәдәни таяныч планы төзү буенча эш алып барылган. Шәһәрнең өстенлекләре арасында ул кыйммәтле табигый пейзажны һәм тарихи планлаштыруны атады.
Туризм потенциалы һәм аны арттыру буенча адымнар турында Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде. Ул, аерым алганда, туризм инфраструктурасының яңа объектлары аша туризм үсеше нокталарын арттыру буенча грант программасы булдырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, Сергей Иванов фикеренчә, бүген су инфраструктурасын туризм маршрутларына җәлеп итү мөһим.
Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә туризм хезмәтләрен арттыру, туристлар агымы үсеше өчен шартлар тудыру өчен бизнес-структураларны актив җәлеп итәргә тәкъдим итте. Ул, Чистай туристларны җәлеп итүчәнлеге буенча Алабугадан берни белән дә калышмый, диде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук глемпинг программалары мөмкинлекләрен кулланырга тәкъдим итте, моңа табигый ландшафт та бар, диде ул.