Яңалыклар

04.10.2022

Укытучы һөнәре – иң абруйлы һәм хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе. Үз хезмәте һәм шәхси үрнәге белән педагоглар киләчәгебезнең нигезен салалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара укытучылар көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада хәбәр итте. Тантана Казан Кремлендә узды.

03.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин авыл җирлекләре башлыкларын укыту программасын ачу тантанасында катнашты. Чара Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр советы залында узды.

03.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Казан шәһәрендәге Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Алга таба хезмәттәшлек, башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар.

01.10.2022

2022 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы машина төзелешендә сәнәгать җитештерүе индексы 103% тәшкил иткән, төяп җибәрелгән продукция күләме 500 млрд. сумнан артып китә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзүче көненеә багышланган чарада хәбәр итте.

Тантаналар Чаллыда узды, анда илнең иң эре машина төзелеше предприятиеләренең берсе – «КАМАЗ» ГАҖ урнашкан.

01.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – Машина төзүче көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашу.

01.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

01.10.2022

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының төп өлеше йә тәмамланган, йә ахырына якынлаша. Төзелеш тармагында быелның өченче кварталы шундый нәтиҗәләр белән тәмамланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

30.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Уйнагыз, гармуннар! Район ветераннары чыгыш ясый!» бәйрәмендә катнашты. Чара Югары Ослан муниципаль районының мәдәният йортында узды.

30.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко белән очрашты.

Очрашуда Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин керткән кураторлык институты кысаларында сайлап алынган төбәкнең алга китеш проектлары, гражданнарга өлешчә мобилизацияләү мәсьәләләре буенча 122 бердәм хезмәт колл-үзәкләренең эше, шулай ук 2024 елда Казанда «Киләчәк Уеннары» тарихта беренче тапкыр уздыруга әзерлек турында фикер алыштылар.

30.09.2022

Бүген А.С. Попов ис. технопаркта (Иннополис шәһәре) «Хокукка хокук» Казан халыкара юридик форумы уза. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән юридик, эшкуарлык җәмәгатьчелеге һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша.

Битләр: << 421 422 ( 423 ) 424 425 426 427 428 429 430 >>