Яңалыклар

15.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарә рәисе урынбасары Олег Аксютин белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара газ форумы кырларында узды.

15.09.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Визитының төп максаты – XI Петербург халыкара газ форумында катнашу.

14.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

14.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зилант" станциясендә Казан метросының 2 нче линиясе аралыгын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин, төбәк министрлары, "Казметрострой" АҖ вәкилләре озата йөрде.

14.09.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәләстин делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Фәләстин делегациясе Казанга Россия Федерациясенә визиты кысаларында килгән.

Очрашуда 2014 елдан Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

14.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татспиртпром» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры, «Татспиртпром» АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин үткәрде. 

13.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Kazan Digital Week-2022 халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, форум 2022 елның 21-24 сентябрендә катнаш форматта (онлайн һәм оффлайн) узачак.

13.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дело» компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Сергей Шишкарев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды һәм эшлекле характерда барды. Потенциаль багланышлар мәсьәләләре, төбәкара дәрәҗәдәге транспорт-логистика чылбырларын үстерү буенча адымнар турында фикер алышынды.

Исегезгә төшерәбез, «Дело» компанияләр төркеме – Россиядә иң эре транспорт-логистика холдингы, Азов-Кара диңгез, Балтыйк һәм Ерак Көнчыгыш бассейннарында диңгез контейнер терминаллары белән идарә итүче, тимер юл контейнер терминаллары челтәре, контейнерлар паркы һәм фитинг платформалары белән идарә итүче. Төркемнең төп компаниясе – «Дело» ИК» ҖЧҖ, аның 70%ы – Сергей Шишкаревныкы, ә 30%ы – «Росатом» дәүләт корпорациясе.

13.09.2022

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга федераль бюджеттан 679 млн. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирергә планлаштыра. Шул исәптән 658 млн. сумы – сатылган ашлыкны субсидияләүгә һәм 21 млн. сумы майлы культуралар җитештерүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Брифинг 2022 елгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган иде һәм барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

12.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков «КАМАЗ» ГАҖнең җитештерү куәтләрендә һәм төп җыю конвейерында булдылар.

Исегезгә төшерәбез, Александр Куренков Татарстанда эш сәфәрендә.

Чаллы шәһәрендә (Татарстан Республикасы) Александр Куренков һәм Рөстәм Миңнеханов янгын техникасының яңа үрнәкләре белән таныштылар. Кунакларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

Битләр: << 421 422 423 424 425 426 427 428 429 ( 430 ) >>