Яңалыклар

19.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Гөлестан (Иран) провинциясе Губернаторы Али Мөхәммәд Зангане белән очрашты.

Аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның, Россия Федерациясе төбәге буларак, Иран провинцияләре белән хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә туплаган инде. «Казанда Иран Генераль Консуллыгы эшли, безнең хөкүмәтләр арасында сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум гамәлдә. Быел безнең элемтәләр тагын да активлашты, һәм бу шатландыра. Бүген төбәкләр дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләр урнаштыру бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов Гөлестанның провинция губернаторына мөрәҗәгать итеп.

19.09.2022

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гөлестан-Татарстан» түгәрәк өстәле утырышында катнашты.

Утырыш Горган шәһәрендә (Гөлестан провинциясе) узды, анда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәренә килде.

«Гөлестан-Татарстан» түгәрәк өстәле Гөлестанның (Иран) эшлекле даирәләре вәкилләрен җыйды.

19.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясенең Иран Ислам Республикасына эш визиты дәвам итә.

Иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә Shirin Asal кондитер фабрикасында булды. Кондитер производствосы эшчәнлеге белән танышу барышында Татарстанга продукция китерү ихтималы турында фикер алыштылар.

18.09.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә (Иран) Rakhsh Khodro Diesel йөк машиналары җитештерү заводында булды һәм DARIC компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

18.09.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе Губернаторы Зәйн Әл Әбеддин Разави Хоррам белән очрашты.

18.09.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш Әзәрбәйҗан эшлекле даирәләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл Тәбриз шәһәрендә узды.

«Безнең сәфәрнең максаты – икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү һәм яңа элемтәләр булдыру. Безнең делегация составында министрлыклар һәм ведомстволар, эре предприятиеләр җитәкчеләре», - дип билгеләп үтте ТР Президенты, түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

18.09.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәренә килде. Тәбриз шәһәре халыкара аэропортында аны Россиянең Ирандагы Илчесе, шулай ук Көнчыгыш Әзербайҗан Провинциясе Губернаторы каршы алды.

17.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев Арча муниципаль районында «Ат көне» ат спорты фестивалендә булдылар.

17.09.2022

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм инженер инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук җылы бирү сезонына әзерлек турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

17.09.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсе барышында урман тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Битләр: << 421 422 423 424 425 426 427 ( 428 ) 429 430 >>