Транспорт һәм күчемсез милек хуҗаларына 2021 ел өчен милек салымын түләү өчен ике атна вакыт калды. Казнага барлыгы 8,7 млрд. сум күчерелергә тиеш. Бу турыда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.
Салым хезмәте башлыгы беренче эш итеп 2022 елның 1 декабренә кадәр милеккә салым түләргә кирәклеген искәртте. «Бүгенге көндә 2021 елда барлык транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына белдерүләр җибәрү тулысынча төгәлләнде. Күчемсез милек яки җир буенча салым күләме – кадастр бәясенә карап, транспорт буенча исә ат көченә карап исәпләнә», - дип билгеләде Марат Сафиуллин.
Республика халкына барлыгы 2,3 млн. салым хәбәрнамәсе җибәрелгән, татарстанлылар 8,7 млрд. сум түләргә тиеш – бу алдагы ел белән чагыштырганда 600 млн. сумга күбрәк. Бүгенге көндә намуслы салым түләүчеләр 4,4 млрд. сум түләгән инде (узган елдагы бурычларны исәпкә алып), ягъни быелгы милек салымнарының яртысыннан артыгын.
Милек салымнары белән бергә, хәбәрнамәләргә НДФЛ буенча исәпләнгән, әмма түләнмәгән исәп-хисап суммалары кертелгән. Кешенең кереме бер ел эчендә 5 млн. сумнан арткан очракта, салым әлеге планкадан югарырак суммага гадәти 13% түгел, ә 15% тәшкил итәчәк.
«Узган ел нәтиҗәләре буенча, 3,7 мең физик затка карата салым ставкасы 15%ка артуны исәпкә алып, НДФЛ исәпләнгән, аларга 180 млн. сумнан артык суммага салым хәбәрнамәләре җибәрелгән, салым алар буенча 70 млн. сумнан артык түләнгән», – диде спикер.
Салым ташламалары темасына күчеп, Марат Сафиуллин бер транспорт чарасына транспорт салымын түләүдән мобилизацияләнгән Татарстан халкының азат ителүен хәбәр итте.
Ул республиканың мобилизацияләнгән халкына милек салымын түләү буенча кичектерелү бирелә, дип өстәде. Аларга яңа хәбәрнамәләр гражданны демобилизацияләгәннән соң өч айдан да иртәрәк килмәячәк һәм аларны ярты ел эчендә – ай саен 1/6 өлешләп түләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта, әгәр мобилизацияләнгән зат ике-өч елдан соң әйләнеп кайтса, милеккә салым шул ике-өч ел өчен киләчәк.
Мобилизацияләнгәннәрдән тыш, башка категория гражданнарга да салым ташламалары каралган. Ташламалардан барлыгы 1 миллионга якын татарстанлы файдалана, аларның күпчелеген пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр тәшкил итә – якынча 800 мең кеше. Барлык ташламаларның суммасы 1,4 млрд. сум дип бәяләнә.
Искәртеп узабыз, пенсионерлар бер объектка милеккә салым буенча ташламалар алырга мөмкин. Өстәвенә, пенсионерның ике фатиры булса, ул зур кадастр бәясе булганы буенча ташлама алачак. Моннан тыш, пенсионерлар өчен җиргә алты сутыйга кадәр ташлама да бар. Ягъни участок, әйтик, 10 сутый булса, дүрт өчен генә түләргә туры киләчәк.
«Салым хәбәрнамәләрен алмаган гражданнар салым түләүдән азат итүче салым ташламасы булганда хәбәрнамә җибәрелмәвен исәпкә алырга тиеш», - диде Марат Сафиуллин.
Салым хәбәрнамәсе җибәрелмәвнең төп өч сәбәбе: салым ташламасы булганда, ул түләүдән тулысынча азат ителә; әгәр түләүләр суммасы 100 сумнан ким булса; әгәр артык түләү 2021 ел өчен түләүләрне тулысынча «каплый» икән.
Калган очракларда кешеләргә теләсә нинди салым инспекциясенә яки КФҮ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Моннан тыш, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасыннан яки Федераль салым хезмәтенең шәхси кабинетыннан компьютердан яки телефоннан файдаланырга мөмкин.
Марат Сафиуллин, шулай ук, салымнарны үзең өчен генә түгел, башка кеше өчен дә түләргә мөмкин, моның өчен бернинди нотариаль ышаныч кәгазьләре кирәк түгел, ә кирәкле реквизитлар хәбәрнамәдә күрсәтелә, дип ассызыклады.
«Безнең гражданнарыбызның күбесе физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдалана. Калганнары почта аша хәбәрләр алды», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе.
Моннан тыш, соңгы вакытта бер салым түләү нәтиҗәсендә салымны түләүнең төп ысулы популярлаша. Бу – салым түләүченең үзенчәлекле «аванс янчыгы», ул анда милек салымнарын, НДФЛ һәм алар буенча бурычларны түләүгә акча кертә.
«Бу ысул белән, салым хәбәрнамәсен алуны көтмичә һәм бюджет алдындагы йөкләмәләрне вакытында үтәүгә борчылмыйча, ел дәвамында взнос кертеп була», – дип шәрехләде спикер.
Ул шулай ук халык дәүләт хезмәтләре порталында исәпләнгән милек салымнары турында мәгълүмат таба алмаячак, чөнки анда салым бурычлары турындагы мәгълүматлар гына күрсәтелә, дип өстәде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, салымнарны традицион ысул белән түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекчәләре аша да түләргә була.