Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев бу көннәрдә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия дәүләт китапханәсе эгидасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уздырыда торган «Бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең китап ядкярләрен саклауны тәэмин итү буенча фонд саклаучылары белән хезмәттәшлеге» халыкара конференциясенең пленар утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Юстиция министрының беренче урынбасары Евгений Забарчук һәм Россия юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов II Халыкара төзелеш чемпионатында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Исегезгә төшерәбез, чемпионатны ачу тантанасы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.
Төзелеш чемпионаты инде икенче тапкыр уздырыла. Беренчесе 2021 елда Сочида үткән иде. Быел әлеге чараларда 2 меңгә якын кеше катнашачак, шул исәптән – 20 илдән 1 мең кеше.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында Төрекмәнстан делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Казанда «Адымнар – килешүгә юл» күп телле мәгариф комплексында Укытучылар көнен бәйрәм итүдә катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Алтын көз 2022» бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясендә булды. Россия Хөкүмәте Рәисенә республиканың агросәнәгать комплексындагы төп икътисадый күрсәткечләр турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка сөрүлек – сукалау буенча Россия ачык чемпионатының рәсми символын тапшырдылар. Чемпионат символын ТР Президентына «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов тапшырды.
Символны тапшыру «Алтын көз 2022» агросәнәгать күргәзмәсендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге хоккей клубын 2022 елгы сезонда чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионы (суперлига) титулы белән котлады.
Спортчыларны котлау Казан Кремленең тантаналар залында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ICL Partner Connect форумында катнаша. Чарага Россиянең эре ИТ-компанияләреннән һәм системалы интеграторлардан 300дән артык вәкил җыелды.
Өлкәннәргә ярдәм итүгә Татарстан бюджетыннан юнәлдерелгән акча күләме ел саен арта. Әлеге максатларга бюджетка социаль ярдәм чараларына бирелгән һәр өченче сум җибәрелә, дип хәбәр итте бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта.
Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Татарстанда гадәттәгечә Өлкәннәр декадасы уза.