Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз җиденче утырышында катнашты

18.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз җиденче утырышында катнашты.

Президиум карары нигезендә, көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 4 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.

Депутатлар күпчелек тавыш белән 2023-2025 елларга Татарстан бюджетын хуплады. Киләсе елга төбәк бюджеты керемнәре – 343,9 млрд. сум, чыгымнар 371 млрд. сум булыр дип фаразлана. Кытлык 27,1 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Төзәтмәләр таблицасына тавыш биреп, парламентарийлар 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проектын икенче укылышта һәм тулаем хупладылар.

2024 елга республика бюджеты керемнәре – 367,4 млрд. сум, чыгымнар – 394,6 млрд. сум, кытлык 27,2 млрд. сум күләмендә планлаштырыла. 2025 елга бюджет түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр – 366,9 млрд. сум, чыгымнар – 394,3 млрд. сум, кытлык – 27,3 млрд. сум.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде һәм якын арада Татарстан Президентына кул куюга җибәреләчәк, шуннан соң республика законы булачак.

Беренче укылышта мәгариф турында республика законнарына үзгәрешләр кертү (закон проекты сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны ике тапкыр түләүсез ашатуны тәэмин итүне күздә тота) һәм ТР норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү (бу очракта законга редакцион үзгәрешләр кертелә) турындагы закон проектлары каралачак.

Утыз җиденче утырыш кысаларында 2023 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең Якынча планы проекты каралды.

Көн тәртибенә шулай ук Яшьләр парламенты турында Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә кертелгән. Федераль закон чыкканнан соң депутатлар, Россиядә кабул ителгән яңалыкларны исәпкә алуны һәм киләсе чакырылышларның парламентын формалаштыруны күздә тотып, яшьләрнең яшен 35 яшькә кадәр арттыруны, беркетергә тәкъдим итә.

Тәнәфестә ТР Дәүләт Советы фойесында 2023 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу оештырылды.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы турында тулырак – https://gossov.tatarstan.ru/?ysclid=lam65j9rw2615465118


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы сайты материаллары буенча.