Яңалыклар

24.08.2022

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү булды.

Кабул итү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды. Чара ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, 8 ел эчендә әлеге чарада 400дән артык Татарстан гаиләсе катнашкан.

24.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков белән очрашты.

23.08.2022

Татарстан биш ел эчендә, Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрнең бөтенроссия конкурсында катнашып, җәмәгать киңлекләрен үстерүгә 2,5 млрд. сумнан артык акча откан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республикада шәһәр мохитен үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина сөйләде.

23.08.2022

Бүген Зәйдә реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеген ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы эчке хезмәт полковнигы Дмитрий Долматов, Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, шулай ук Зәй районы хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.

23.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Зәй муниципаль районында булды. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә, ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм җирле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты.

22.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты.

Очрашуда Татарстан спорт министры Владимир Леонов, «Ак Барс» ХК һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты Наил Маһанов, «Ак Барс» ХК баш тренеры Олег Знарок һәм башкалар катнашты.

Очрашу 2022/2023 сезонында Континенталь хоккей лигасы чемпионаты уеннары алдыннан узды.

22.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Кайбер инновацион проектлар каралды.

22.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

22.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко автомобиль юллары челтәрен һәм гомумән юллар инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмә Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

21.08.2022

Бүген Казан янында «Зөя калкулыклары» гольф-клубы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Кубогына XII хәйрия турниры узды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 411 412 413 414 415 416 417 418 419 ( 420 ) >>