Яңалыклар

09.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. 

08.07.2022

Бүген Зеленодольскта славян мәдәнияте бәйрәме Иван Купала узды, аның кысаларында кунаклар традицион йолалар буенча тәкыялар ясадылар, шәһәр күле тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар һәм суга тәкыялар салдылар. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та катнашты.

08.07.2022

Бүген Казан Ратушасында Казан Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләү буенча ачык халыкара конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

08.07.2022

Бүген Казан югары танк команда училищесы территориясендә «Алга» ирекле батальонын хезмәт итү урынына озатуга багышланган тантаналы митинг узды. Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

08.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «Казан Экспо» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында оештырылган «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар. Күргәзмәдә шулай ук Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомаз да булды.

08.07.2022

Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин «Россия Казначылыгы эшчәнлеген тәэмин итү үзәге» ФКУ төбәкара филиалы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте.

08.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына махсус техника – автолавка һәм икмәк ташу буенча яңа берәмлекләр тапшырды. Тантанада Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомаз катнашты.

Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.

07.07.2022

Бүген Казанда махсус хәрби операция барышында хезмәт-хәрби бурычларны үтәгәннән соң кайткан Росгвардия хезмәткәрләренең тантаналы очрашуы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

07.07.2022

Бүген Ижевскта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ Советы утырышын уздырды, анда икътисадны үстерүнең актуаль мәсьәләләре, санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең төбәк чаралары, Идел буе федераль округында «Мәдәният» илкүләм  проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Видеоэлемтә буенча утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

07.07.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Гөлестан провинциясе Губернаторы Али Мөхәммәд Занһане белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Битләр: << ( 431 ) 432 433 434 435 436 437 438 439 440 >>