Рөстәм Миңнеханов: Бүгенге катлаулы шартларда хакимият органнарының төп бурычы – гражданнарны кайгырту

12.11.2022

Бүгенге катлаулы шартларда хакимият органнарының төп бурычы – гражданнарны кайгырту. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Ул ассызыклаганча, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре аерым игътибар таләп итә. "Ил җитәкчелеге, шулай ук республика дәрәҗәсендә хәрби хезмәткәрләрне матди яктан тәэмин итү һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча күп чаралар күрелде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу атнада 7 ноябрьдә без мобилизация буенча Чакырылыш комиссиясенең республика Оператив штабының уртак утырышында бу юнәлештәге эшләрнең һәм бурычларның торышы турында фикер алыштык. Республика Хөкүмәтенә, шәһәр һәм район башлыклары белән берлектә, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә даими рәвештә ярдәм итү буенча эш алып барырга һәм бу эшне өстенлекле итеп билгеләргә кирәк".

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хакимиятнең аерым игътибары зонасында балалы гаиләләргә дә ярдәм булырга тиеш.

"Россия Президенты Владимир Путин 8 ноябрьдә узган киңәшмәдә ассызыклаганча, төп бурыч – Россия гаиләләре өчен ярлылык куркынычын киметү. Кичә ил Хөкүмәте утырышында, агымдагы елда 8-15 яшьлек балалар тәрбияләнә торган аз керемле гаиләләр өчен айлык пособие өчен тагын 27 млрд. сум бүлеп биреләчәк, дип игълан ителде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу чара дәүләт башлыгы инициативасы белән апрель аенда кертелгән иде", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан Республикасы буенча Пенсия фондына, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына балалы гаиләләргә пособиеләрне вакытында җибәрүне тәэмин итәргә кушты. "Монда без дә, федераль бюджет та катнашабыз, шуңа күрә бу эшне вакытында башкарырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук тагын бер мөһим программа – торак бистәләргә һәм микрорайоннарга газ кертү турында искә төшерде. Әйтик, кичә Зеленодольск районының Әйшә авылындагы торак йортларга газүткәргеч тоташтырылган. Газ 100 җир участогына бушлай кертелгән, 3 км артык бүлү челтәре салынган.

Белешмә өчен:

2025 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру үсеше программасы нигезендә яңа җитештерүләрне газлаштыру, заманча инфраструктура һәм социаль әһәмияткә ия объектларны булдыру каралган. Газ бүлү челтәрен үстерү һәм яңа газүткәргечләр төзү буенча планнарны һәм проектларны гамәлгә ашыру Татарстанда табигый газ куллануны 2030 елга 50%ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. https://tatarstan.ru/index.htm/news/2130505.htm


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.