Яңалыклар

17.09.2022

10 сентябрьдән республика шәһәрләрендә гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрләр һәм районнар җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен югары дәрәҗәдә үткәрү өчен барлык шартларны булдырырга кушты.

17.09.2022

Татарстанда 16 сентябрьгә коронавирустан 2 млн. 734 мең кеше прививка ясаткан. Ревакцинацияне 475 мең кеше узган. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

16.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Добрая Казань» коворкингында (Сеченов ур., 5) булды.

Чакыру үзәге һәм конференцияләр залы белән ремонтланган бина 100дән артык хәйрия җәмгыяте вәкилләрен берләштерә. Исегезгә төшерәбез, «Добрая Казань» КАБОсына Сеченов урамындагы торак йортның 1 катында 500 кв метрдан артык мәйданлы иркен бүлмә бирү турындагы карар 2021 елның октябрендә кабул ителгән. Биредә капиталь ремонт ясалган, акчалар муниципаль бюджеттан бүлеп бирелгән. Элек оешма Профсоюзлар урамында урнашкан иде, семинарлар һәм башка хәйрия оешмалары вәкилләре белән очрашулар үткәрү мөмкинлеге юк иде.

16.09.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районында дүрт ишегалды территориясен төзекләндерү белән танышты. Аны шәһәр мэры Илсур Метшин озата йөрде.

16.09.2022

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Утырыш «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы рәисен һәм секретарен сайлаудан башланды. Рәис итеп бертавыштан Алексей Песошин сайланды.

16.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университеты коллективына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.

16.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша.

16.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «АгроНТИ-2022» бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашты.

«АгроНТИ-2022» конкурсының финал этабы 16-17 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетында уза.

16.09.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казан дәүләт аграр университетының студентлар тулай торагын ачуда катнашты. Тантанада шулай ук РФ Аграр югары уку йортлары ассоциациясе генераль директоры Виктор Бердышев, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

15.09.2022

Бүген Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша республика территориясендә өч яңа газ-мотор инфраструктурасы объектын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Тантанада «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов та катнашты.

Битләр: << 421 422 423 424 425 426 427 428 ( 429 ) 430 >>