Рөстәм Миңнеханов: Республика алдында фәнни-мәгариф комплексын принципиаль яңа дәрәҗәгә чыгару бурычы тора

15.11.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советының чираттагы утырышын уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Фәннәр академиясе вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары катнашты.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика алдында мөһим бурыч тора – фәнни-мәгариф комплексын принципиаль яңа дәрәҗәгә чыгару: «Россия Президенты Владимир Владимирович Путин стратегик максат куйды – чынлап торып технологик суверенитетка ирешүне тәэмин итү».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, куелган бурычны хәл итүдә Россия төбәкләренә мөһим урын бирелергә тиеш. Уртак тырышлык белән генә илебез икътисадының технологик бәйлелеген җиңеп була.

«Татарстанның гомуми эшкә саллы өлеш кертү өчен бөтен кирәкле нәрсәсе бар. Беренчесе – көчле фәнни-технологик потенциал. Республика территориясендә урнашкан югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләр «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының һәм башка технологик үсеш инициативаларының барлык төп чараларында тәкъдим ителгән. Икенчесе – республикада мәктәптән башлап өзлексез белем бирү чылбыры буенча тикшеренү һәм инженерлык компетенцияләрен формалаштыруның тулы канлы системасы булдырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр нәтиҗәләрен коммерцияләштерергә сәләтле үсеш алган инфраструктурасы барлыгына игътибар итте. Бу 2 махсус икътисадый зонаны, 5 ТОСЭРны, 8 технопарк структурасын, шулай ук Инновация һәм эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм фондын берләштерә. Быел төбәк инновация системасы тагын бер элемент – КФУ базасында оештырыла торган югары уку йорты стартап-студиясе белән тулыландырылган. Яңа үсеш институты укучыларда һәм мөгаллим профессорлар составында технологик эшкуарлык күнекмәләрен формалаштыруны тәэмин итәргә тиеш.

Шул ук вакытта Татарстан Президенты, ирешелгән уңай нәтиҗәләргә карамастан,төбәк фәнни-мәгариф комплексында кайбер проблемалар саклануын билгеләп үтте. Алар еллар дәвамында җыелып киләләр, һәм аларны тиз генә хәл итү дә мөмкин түгел. «Татарстанда фәннең кадрлар потенциалы 1990 елларда шактый кимеде. 1992 елда республиканың фәнни-технология өлкәсендә эшләүчеләр саны 30 меңнән артып киткән, ә хәзер 13 меңнән дә азрак», - дип нәтиҗә ясады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге проблемалар тулаем Россия фәнни-мәгариф комплексына да хас. «Күрәсең, аларны озак вакыт перспективада күзалламыйча хәл итү нәтиҗәле булмаячак. Шул сәбәпле, быел Татарстан экспертларының игътибары төбәкнең фәнни-технологик үсеш стратегиясен һәм программасын әзерләүгә юнәлдерелгән иде. Карала торган проектлар Татарстанның бөтен фәнни җәмәгатьчелегенең берләштерелгән позициясен һәм гомуми фикерен чагылдыра», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеш стратегиясен һәм дәүләт программасын эшләүнең барышы турында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов сөйләде. Әйтик, бу эштә Татарстанның федераль һәм халыкара дәрәҗәләрдә танылган 15 терәк фәнни мәктәбенең мирас һәм потенциалына басым ясалды. Беренче чиратта, бу – нефть-газ юнәлеше, агросәнәгать комплексы, химия технологияләре һәм башкалар буенча мәктәп. Анализ нәтиҗәсендә республиканың кайбер конкурентлык өстенлекләре ачыкланды. Алар арасында куәтле белем бирү потенциалы, инновацияләр өлкәсендә активлык, яшь тикшеренүчеләрнең арта баручы саны, талантлар җәлеп итү һәм фәнни кадрларны саклап калу максатларында җәлеп итүчән мохит һ.б.лар бар.

Авторлар коллективы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге директоры Марат Сафиуллин, үз чиратында, республиканың фәнни-технологик үсеше программасының төп инициативаларын билгеләде: Татарстанның табигый-фәнни белемен үстерү; карьера үсеше һәм яшь фәнни-тикшеренү кадрлар реализациясе өчен шартлар тудыру; фәнне, шулай ук республика проектларын һәм технологияләрен популярлаштыру һәм алга сөрү; бердәм интеллектуаль фәнни-мәгариф киңлеген булдыру; фәнни-технологик үсешне стимуллаштыру коралы буларак, инновацион ваучерларны кертү; яңа икътисад тармакларын үстерү өчен шартлар тудыру; уйлап табу эшчәнлегенә ярдәм итү һәм стимуллаштыру; сәнәгатьнең яңа юнәлешләрен практик үзгәртеп кору, реструктуризацияләү һәм үстерү.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил Президенты карары буенча 2022-2031 еллар Россиядә фән һәм технологияләр декадасы дип игълан ителгән. «Безнең республика, фәнни-технологик үсешнең күп кенә күрсәткечләре буенча лидер буларак, дәүләт башлыгының бу башлангычында иң актив катнашачак», - диде ТР Президенты.

Ул игътибар иткәнчә, Татарстанда Республика Координация советы формалаштырылган. Аның төп бурычы – фән һәм технологияләр унъеллыгын уздыру буенча үз республика чараларының планын тормышка ашыру.

Утырышта катнашучыларны әлеге план проекты белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин таныштырды. Хәзерге вакытта план 37 пункттан тора. Әлеге чаралар өч төп бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән: яшьләрне фәнгә җәлеп итү, тикшерүчеләрне ил үсеше бурычларын хәл итүгә җәлеп итү, шулай ук Россия фәне турындагы мәгълүматның гражданнар өчен ачык булуын арттыру.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.