Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында «Иннополис Университеты» ЮБ КАБО базасында Россия Цифрлы үсеш министры урынбасары Максим Паршин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә һәм Экспертлар советы әгъзалары катнашында Алдынгы инженерлык мәктәбенең Экспертлар советы утырышы узды. Проект индустриаль партнерлар – Газпром, Газпром нефть, ВК, Ростелеком, МТС белән берлектә, РФ Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Үзенең чыгышы кысаларында Иннополис Университеты проректоры Искәндәр Бариев фронтир технологик бурычны тормышка ашыру алымнарын һәм этапларын билгеләп үтте, аның нәтиҗәсе – репозитория, үсеш белән идарә итү системасы, мөмкин булган хәфефлекне статик анализлау системасы, 2030 елга кодны оптимальләштерү һәм автогенерацияләү.
Утырышта Иннополис Университетының Алдынгы инженерлык мәктәбен үстерү программасы тәкъдим ителде. Ул Иннополис Университеты экспертлары тарафыннан, партнерлар белән берлектә, «Мәгълүмат системалары инженериясе», «Ясалма интеллект һәм мәгълүмат инженериясе», «Системалар һәм челтәрләр иминлеге инженериясе» һәм «Программа инженериясе» кебек югары квалификацияле инженер кадрлар әзерләү өчен эшләнгән яңа югары һәм өстәмә белем бирү программаларын үз эченә ала.
Шулай ук Алдынгы инженерлык мәктәбе кысаларында Иннополис Университеты базасында дүрт яңа махсуслаштырылган белем бирү киңлеге булдырылачак. Аларда мәгълүмат иминлеге, ясалма интеллект һәм программа инженериясе белгечләренең компетенцияләрен бәяләү өчен интерактив әзерлек комплекслары булачак.
«Бүген без Алдынгы инженерлык мәктәбенең беренче чиратта Россия фәнен һәм индустриясен алга таба үстерүгә, тәҗрибәле инженер кадрлары кытлыгын тулыландыруга һәм фронтир технологик мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән төп проблемаларын билгеләдек. Иннополис Университеты экспертларының юнәлешле тәҗрибәсе Иннополиста әлеге проектны тиз арада уңышлы гамәлгә ашырырга ярдәм итәр дип ышанам», – диде Роман Шәйхетдинов.
«Алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проекты 2022 елда Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы инициативасы белән старт алды һәм икътисадның югары технологияле тармаклары өчен квалификацияле инженер кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасы кысаларында гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 42 инициативасының берсе үтәлә.