ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Республикада шикәр чөгендере, кукуруз һәм көнбагыш җыю дәвам итә

19.11.2022

Республика кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Республикада урып-җыю эшләре өч культура буенча дәвам итә: шикәр чөгендере, кукуруз һәм көнбагыш. Шикәр чөгендере буенча 50 мең гектардан 48,8 мең га, ягъни 98% җыелган. 1,86 млн. тонна тамыразык җыеп алынган, республика буенча уртача уңыш – 382 ц/га.

"Әгәр суыкларга кадәр комбайннар асылда эшли алмаган булса һәм 300 гектарга якын гына җыештырып алынган булса, минус температурасы җитү белән эш темплары җитди артты – тәүлегенә 900 гектарга кадәр. Бу атнада 3,9 мең га мәйдан казылган", - диде Наил Залаков.

Аграрийлар Буа, Мөслим, Тәтеш һәм Апас районнарында 1300 га мәйданны җыеп алырга тиеш. Казуда 54 чөгендер җыю комбайны эшли. Комбайнда тәүлеклек җитештерү уртача 20 гектарга кадәр тәшкил итә.Тәтеш районында чөгендернең иң зур уңышы – 534 ц/га. Зәй районы барысыннан да күбрәк казып чыгарды – 367 мең тонна.

Заводларга 976 мең тонна шикәр чөгендере яки 53% ташылган. Тәүлегенә 13 мең тонна эшкәртелә. Сезон башыннан яңа уңыштан 133 мең тонна шикәр комы җитештерелгән.

Көнбагыш буенча 215 мең гектардан 123 мең гектар җыеп алынган, ягъни мәйданнарның 57%ы. 237 мең тонна суктырылган, уңыш – 19,3 ц/га, тәүлек эчендә 7 мең гектардан артык мәйдан җыеп алына. Тамырда 92 мең га кала, бу шактый зур эш әле.

47,3 мең га кукурузның 13,5 мең гектары җыеп алынмаган – 28%. Барлыгы 160 мең тонна кукуруз бөртеге җыелган, уртача уңыш – 47 ц/га. Тәүлек эчендә җитештерү 1,5 мең га тәшкил итә.

Республикада көнбагыш һәм кукурузны җыеп алу өчен махсус ургычлы 513 комбайн эшли, транспортлауда - 1 меңнән артык йөк автомашинасы.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.