Марат Сафиуллин республика киңәшмәсендә Бердәм салым түләвен һәм Бердәм салым счетын гамәлгә кертү турында хәбәр итте

19.11.2022

Бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Бердәм салым түләвен һәм Бердәм салым счетын кертү турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Сафиуллин искәрткәнчә, Россия Президенты быел илебезнең салым һәм бюджет системасы өчен 2023 елның 1 гыйнварыннан салым түләүченең Бердәм салым счетын кертү һәм 2022 елның 1 июленнән бизнес өчен салымнар түләгәндә Бердәм салым түләвен куллануның альтернатив мөмкинлеге турында законнарга кул куйган. Иң мөһиме – бу закон яңалыклары – салымнарны һәм башка мәҗбүри түләүләрне гадиләштерү.

Инновацияләр өчен алшартлар күптән өлгергән. Беренче чиратта, тиз, дөрес һәм гади салым түләү мөмкинлеге кирәк. Бүгенге көндә компанияләр үзләренең салым йөкләмәләрен түләгәндә бюджет исәбенең катлаулы системасы таләпләренә туры килергә мәҗбүр, анда бик күп реквизитлар, ягъни мең ярым бюджет классификациясе кодлары (КБК) һәм 21 меңгә якын муниципаль берәмлек (ОКТЭМО) бар. Шуның өстенә, һәр салымның үз түләү вакыты бар. Нәтиҗәдә, статистика буенча, һәр 15 нче түләү хаталар белән тутырыла. Икенчесе – салым түләүчеләрнең, бер үк вакытта төрле салымнар буенча бурычлары һәм артык түләүләре булган вәзгыятьне исәпкә алмыйча, дәүләт белән исәп-хисап балансын төгәл аңлау зарурлыгы. Өченчесе – уңай халыкара һәм Россия тәҗрибәсе булу.

"Шул рәвешле салым органнары трансформацияләнә һәм сыйфатлырак, ә иң мөһиме – салым түләүчеләр белән гади һәм аңлаешлы, багланышларга күчә», - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

Марат Сафиуллин аңлатып узганча, бердәм салым түләү - салым түләүченең салым йөкләмәләрен түләү өчен җибәрелгән акчалар суммасы. Бердәм салым счеты (БСС) - түләнгән салымнарны исәпкә алу формасы һәм бюджет алдында салым түләүченең гомуми бурычы, аның нәтиҗәсе бюджет белән бердәм исәп-хисап сальдосы булып тора. Федераль казначылыкта бердәм салым счеты ачылачак һәм һәр физик зат, һәр оешма буенча алып барылачак. Түләү шушы йөкләмәдә бары түләү суммасын һәм салым түләүченең ИННын гына күрсәтеп, бердәм салым түләү буларак башкарылачак. Салымнарны бүлү салым органнары тарафыннан "автоматик рәвештә" гамәлгә ашырылачак.

Акча бүлү түбәндәге эзлеклелекне үтәячәк: башта недоимка түләнә, аннары агымдагы һәм аванс түләүләре, һәм соңгы чиратта пеня, процент һәм штраф. Артык түләү салым түләүченең активы булып саналачак, ул бер көн эчендә кире кайтарыла ала.

Әгәр тискәре сальдо формалаша икән, пеняны исәпләү тулаем алганда түләнмәгән салымнарның гомуми суммасына башкарылачак. Мәҗбүри тәртиптә бурычны түләтү буенча документ бурычның гомуми суммасына формалаштырылачак.

Бердәм салым счеты институтын кертү Россия Федераль салым хезмәтенең сервис мөмкинлекләрен киңәйтү белән бер үк вакытта планлаштырыла. Түләүчеләр шәхси кабинет аша исәпләүләрне детальләштерүгә һәм салым түләүгә, шулай ук аларның IT-платформалары һәм, аерым алганда, бухгалтерлык программалары белән интеграцияләнүгә (1-с бухгалтерия) рөхсәт алачак.

Салымнарны түләүнең бердәм сроклары билгеләнә – айның 28е. Бердәм түләү вакыты хәзерге вакытта гамәлдә булган срокларга мөмкин кадәр якын. НДФЛ көн саен түгел, ә айга 1 тапкыр гына түләнәчәк.

Бюджетның нисбәтлеген бозмау максатларында конкрет бюджетта артык түләүне резервлау мөмкинлеге беркетелгән. Бу бурыч булмаганда һәм салым түләүченең үз гаризасы буенча конкрет салым түләү буенча булачак бурыч счетына артык түләү суммасын исәпкә алу турында мөмкин булачак. Субъект табышына салым буенча артык түләүне "саклау" закон буенча каралган. Төп шарт - салым түләүченең бурычлары булмау.

Конкрет бюджетка артык түләүне исәпкә алу мөмкинлеген билгеләү бюджет системасына акча күчерергә һәм Татарстан Республикасы бюджетына керемнәрнең керүен тотрыкландырырга мөмкинлек бирәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТР буенча ФСХИ матбугат хезмәте ярдәме белән.