Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

21.11.2022

Хөрмәтле салым хезмәте хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.

Икътисадый һәм социаль бурычларны тормышка ашыру, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү һәм уңайлы эшлекле климат формалаштыру өчен барлык дәрәҗәдәге бюджетларны тотрыклы тулыландыру сезнең һөнәри осталыгыгызга бәйле.

Агымдагы ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде, ә салым хезмәте – инновацион ведомство, ул илнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйнап кына калмый, бизнес-җәмәгатьчелеккә һәм гражданнарга иң югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтә, мәгълүмат технологияләренең иң яңа казанышларын файдалана һәм салым түләүчеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча зур эш башкара.

Үз вазыйфаларыгызга намуслы мөнәсәбәтегез, республиканың икътисады һәм социаль өлкәсе эшчәнлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткәнегез өчен һәрберегезгә зур рәхмәтемне белдерәм.

Алга таба да һөнәри үсеш, дәүләт бурычларын үтәүдә ныклык һәм тырышлык телим.

Ветераннарның салым органнары эшчәнлеген үстерүгә керткән өлешен аерым билгеләп үтәсем килә. Сезнең тәҗрибәгез, белемегез һәм һөнәрегезне җиренә җиткереп үтәвегез – яшь хезмәткәрләргә иң мөһим мирас.

Сезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм игелек телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин


ТР Президенты Матбугат хезмәте.