Татарстан төзүчеләре торак тапшыру буенча еллык планны арттырып үтәгәннәр. Бүгенгә 2 млн. 990 мең квадрат метр тапшырылган, бу планлаштырылган күрсәткечләрдән 8,5%ка күбрәк. Индивидуаль торак төзелешенә гомуми күләмнән – 2 млн. 137 мең кв. метр, күп фатирлы инвестицион торак - 747 мең кв. метр, социаль ипотекага 105,8 мең кв. метр туры килә. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңзшмәсендә бу хакта ТР төзелеш, архитектура һ ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаның бүгенге көндә 10 муниципаль оешмадагы ятим балалар өчен каралган 600 торак урыны эшләнеп бетмәгән әле. Шулардан 561 торак урын республика милкенә сатып алынган, 4 фатир кадастр исәбенә кую этабын уза. Калган 35 фатир әле төзелә торган 3 социаль ипотека йортында урнашкан. Әлеге объектларны ноябрь ахырына кадәр гамәлгә кертү планлаштырыла.
Төзелеш буенча барлык 15 республика программасын үтәү күләме 92% тәшкил итә. 184 объект кергән тугыз программа тәмамланган. Алты программа һәм аларга керүче 13 объект тәмамланып килә.
Илкүләм проектларга һәм төзелештә дәүләт программаларына килгәндә, аларны үтәү 91% дип бәяләнә. Исегезгә төшерәбез, ТР Төзелеш министрлыгы карамагындагы 8 илкүләм проектка һәм 4 дәүләт программасына барлыгы 116 объект керә. Аларның 82се буенча эшләр тулысынча тәмамланган. 11 федераль программа кысаларында 34 объектта эшләр дәвам итә.
«Торак» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләрнең гомуми күләме 65% тәшкил итә. 14 объектта эшләр бар әле. Бу атнада Казанда 1 объект тапшырылган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә төзелеш ике республика һәм бер федераль программа буенча бара. 61 объектның өчесендә эшләр бара. Бу – Апас районындагы патологоанатомия бүлеге һәм Арчада гомуми практика табибы офисы. Әлеге объектлар буенча эшләр күләме 79%ка һәм 84%ка башкарылган. Ике объект та республика программасына кертелгән. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына керүче Питрәч районының Көек авылындагы табиб амбулаториясе 85%ка әзер. Бу атнада Казан Дәрвишләр бистәсендәге балалар сырхауханәсе филиалы буенча быелгы лимит кысаларында эшләр тәмамланган.
Мәдәни билгеләнештәге 8 объектны төзү һәм реконструкцияләү ике федераль программа кысаларында башкарыла. Аларның икесе тәмамланырга тиеш иде. Буа шәһәрендә район мәдәният йортын реконструкцияләү эшләре 72%ка башкарылган. Түбән Кама яшь тамашачылар театрын реконструкцияләү исә - 88%ка. Ике объект та «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Дүрт федераль чара Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы линиясе буенча тормышка ашырыла. Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре – 61,3%ка, ләм басуларын рекультивацияләү – 37%ка, Самосырово полигонын рекультивацияләү 57%ка башкарылган. Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының яр буйларын ныгыту эшләренең үтәлеше 66% дип бәяләнә.
Республика федераль һәм республика программасы кысаларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча системалы эш дәвам итә. Гомумән, бу юнәлештә эшләр башкару турында сөйләсәк, бүгенге көндә ул 97% тәшкил итә. Ел ахырына кадәр 65 территориянең яңа йөзе булырга тиеш, шуларның 56сы әзер. Шуңа бәйле рәвештә, подрядчыларга 9 объектны төгәлләргә кала.
Спорт өлкәсендә 6 ябык футбол манежыннан берсе Буа районында кала. Аның буенча эшләр күләме 99%ка җиткән. Бу атнада Биектау районында объект тапшырылган.
6 балаларны савыктыру лагереннан ике объект төзү эшләре дәвам итә. Гомумән алганда, программа буенча ТМЭ үтәлеше 94% дип бәяләнә.
Төзелеш мәйданнарында контроль-күзәтү чаралары дәвам итә. Гыйнвардан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан – 1 мең 797 тикшерү, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 396 тикшерү үткәрелгән. Ел башыннан аларның нәтиҗәләре буенча 1 млн. 860 мең сумлык 70 карар чыгарылган.
Төп инвестицион-төзелеш идарәсе, дәүләт программалары объектларына заказ бирүче буларак, үз белгечләрен объектларга 538 тапкыр җибәргән. Барлыгы 933 хокук бозу очрагы теркәлгән, хәзерге вакытка 919ы бетерелгән.