Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов Иннополис тулай тораклары төзелеше барышын бәяләделәр

25.11.2022

Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Иннополис студентлар тулай торагының өч корпусын төзү барышын, шулай ук биналарны эксплуатацияләгәндә кулланыла торган илебез ТИМ-системасының (мәгълүмати модельләштерү технологияләре) эшен бәяләделәр.

Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин тулай торакларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча йөкләмәләр бирде.

«Иннополиста студентлар тулай торагы төзелеше «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында бара. Ике ел элек бу карарны без югары уку йортының Күзәтүчеләр советы кысаларында бергәләп кабул иттек. Корпуслар 1000 урынга исәпләнгән, бу Иннополисның студентлар һәм тикшерүчеләр урнаштыру ихтыяҗына туры килә. Төзелеш министрлыгы ИКҮ кысаларында кора торган үзебезнең ТИМ-системаны аерым билгеләп үтәсем килә. Россия софт базасындагы система монда Иннополиста эшли башлады. Ул бинаның барлык коммуникацияләрен: җылылык, электр, интернет челтәрләрен нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирә. ТИМ-системаның индустриаль компетенция үзәкләре тарафыннан расланган 216 проект арасында булуы мөһим. Хөкүмәт Рәисенең йөкләмәләренең берсе нәкъ менә Россиядә гамәлдәге программа карарларын эшләп бетерү һәм тарату иде. Бу ТИМ-система бөтен ил буенча гамәлгә кертеләчәк», - дип белдерде Дмитрий Чернышенко.

Ул Төзелеш министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Цифрлы үсеш министрлыгына «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында дөньякүләм дәрәҗәдәге кампусларны эксплуатацияләгәндә үзебезнең ТИМ-технологияләрне куллану буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Федераль бюджеттан югары уку йортының тулай торакларын төзүгә 2,5 млрд. сум бүлеп бирелгән. Беренче студентлар киләсе уку елында ук урнаша алыр дип планлаштырыла.

«Бүген илебезнең технологик суверенитетын тәэмин итү бурычы беренче планга чыга. Бу барлык өлкәләргә, шул исәптән төзелешкә дә кагыла. Бу тулай торак мисалында без үзебезнең ТИМ-системаларның ничек кулланылуын күрәбез. Киләчәктә дә Россия эшләнмәләренә һәм платформаларына нигезләнергә кирәк. Тулаем алганда, Иннополис университетының яңа тулай торакларын төзү эшләре график буенча бара. Төзелеш-монтаж эшләренең төп өлеше бу ел ахырына төгәлләнәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу илебез тим-системасы биналарны эксплуатацияләгәндә торбаларның төзексезлеге, ватылган йозак яки ачкыч турында заявкалар урнаштырырга, шулай ук аларны эшкәртү процессын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.