Рөстәм Миңнеханов Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе Волоколамск митрополиты Антоний белән очрашты

25.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы викарие, Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе Волоколамск митрополиты Антоний белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Мәскәү патриархаты вәкилләре катнашты.

Дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек, фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Очрашу барышында Татарстан традицион кыйммәтләрне саклауга җитди игътибар бирә, төбәктә гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм дустанә яши, дип ассызыкланды.

Исегезгә төшерәбез, Волоколамск митрополиты Антоний «Дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек» темасына «Валдай» халыкара дискуссия клубы конференциясендә (23-24 ноябрьдә Казанда узды) катнашкан иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.