Алексей Песошин А.Н. Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университетының – КАИның Попечительләр советы утырышын уздырды

24.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин А.Н. Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университетының – КАИның Попечительләр советы утырышын уздырды.

Утырышны ачып, Алексей Песошин искәрткәнчә, бу – Попечительләр советының хакимият органнары вәкилләре, партнер-предприятиеләр, Россия Федерациясе сәнәгате флагманнары җитәкчеләре, университетны тәмамлаучылар составындагы беренче утырышы.

"Попечительләр советының төп максаты – югары уку йортының стратегик проектларын гамәлгә ашыру өчен оештыру, финанс һәм интеллектуаль ресурсларны берләштерү, - диде Алексей Песошин. - Исегезгә төшерәм, 2022 елдан 2031 елга кадәр чор Россиядә Фән һәм технологияләр ун еллыгы дип игълан ителде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ил алдына берничә амбициоз бурыч куйды, шул исәптән фәнни-технологик потенциалны арттыру, илнең технологик суверенитетына ирешү һәм төбәкләрнең әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуы төп роль уйный".

Алексей Песошин шулай ук билгеләп үткәнчә, 2022 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советының чираттагы утырышы узган, анда 2030 елга кадәр Татарстанның фәнни-технологик үсеше программасы каралган. "Монда югары уку йортларының һәм сәнәгать предприятиеләренең тыгыз хезмәттәшлеге, җитештерүгә яңа эшләнмәләр кертү, өстенлекле инновацион юнәлешләрне үстерү, импортны алмаштыру мәсьәләләре мөһим роль уйный. Фәнни-мәгариф комплексын принципиаль яңа дәрәҗәгә чыгарырга, эш бирүчеләргә ихтыяҗ зур булган һәм алар алдына куелган бурычларны үти алырлык белгечләр әзерләү системасын бергәләп камилләштерергә кирәк".

Аннары сүз Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятовка бирелде (видеоконференцэлемтә буенча).

КНИТУ – КАИда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында нотык белән ректор вазыйфаларын башкаручы Тимур Алибаев чыгыш ясады. Ул берничә ел эчендә югары уку йортының казанышларын билгеләде. Бу шул исәптән челтәр элемтәләрен киңәйтү һәм стратегик проектлар буенча ресурсларны консолидацияләү өчен консорциум кысаларында эшләү (КДЭУ, КНИТУ-КХТИ һәм КНИТУ-КАИ). Тимур Алибаев шулай ук төбәк инженерлык мәктәпләрен булдыруда ярдәм итүләрен сорады.

Попечительләр советы әгъзалары шулай ук оештыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр һәм Попечительләр советының 2023 елга тәкъдим ителгән эш планы өчен тавыш бирделәр.

Алексей Песошин шулай ук Попечительләр Советы Рәисе урынбасарлары - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага, шулай ук Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе президенты Александр Лаврентьевка кандидатуралар тәкъдим итте.

Совет әгъзалары бу кандидатуралар өчен тавыш бирделәр.

Утырыш барышында КНИТУ – КАИның Попечительләр советын кварталга бер тапкыр үткәрергә карар кылынды. Попечительләр советының кайбер әгъзалары шулай ук киләчәктә югары уку йортын үстерү һәм эшләр буенча тәкъдимнәрен дә керттеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.