ТР Хөкүмәт Йортында Юл эшләре программасы нәтиҗәләре һәм Татарстанның юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге турында брифинг узды

22.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында «Юл эшләре программасын үтәү йомгаклары һәм юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге турында» брифинг узды. Брифингта ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» федераль казна учреждениесе башлыгы Илдар Минһаҗев, «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев катнашты.

М12 Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тизйөрешле трассасының 90 километрлы участогында Татарстанда асфальт-бетон катламы җәелгән инде. Бу хакта ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

«Федераль акчалар хисабына М12 автомобиль юлын төзү дәвам итә. Татарстан территориясе буенча әлеге трассаның 142 километры узачак. Барлык эшләр дә график буенча бара. 130 километр җир полотносы эшләнгән», – дип сөйләде спикер.

Татарстандагы автомагистральдә шулай ук Идел аша 3,3 километр озынлыктагы күпер төзеләчәк. Хәзерге вакытта аның 1460 метр озынлыктагы йөрү юллары корылган. Моннан тыш, каралган 74тән ике ясалма корылма төзелеп беткән.

Быел Татарстанда М12 трассасын төзүгә 101 млрд. сум бүлеп бирелгән.

Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев брифингта Казанда Мамадыш трактын киңәйтү планлаштырылмавын хәбәр итте.

«Юл вәзгыятенә анализ ясап, хәзерге вакытта торак комплекслар төзелгән һәм Мамадыш тракты белән Рахлин урамы киселешендә светофор урнаштырган урыннарда хәрәкәт тоткарлана. Бу урында без юллар аермасын проектлыйбыз, бу юл аермасы хәрәкәтне тоткарламаска ярдәм итәчәк. Ике борылыш төене төзеләчәк, турыдан-туры хәрәкәт оештырылачак. Сулга хәрәкәт тыелачак», - диде спикер.

Куляжев сүзләренчә, хәзерге вакытта проектлаштыру бара, һәм проектның планы әзер диярлек. Моннан тыш, Мамадыш трактында хәрәкәтне оптимальләштерү өчен Патрис Лумумба урамы буенча юл проектлау каралган.

Бу иске аэропорттан Совет районы хакимияте яныннан уза һәм Космонавтлар урамына чыга. Казанның Генераль планы буенча алты полосалы юл узарга тиешле коридор бар. Космонавтлар һәм Патрис Лумумба урамнары киселешендә юл үткәргече һәм юл аермасы барлыкка килергә тиеш», — дип төгәлләштерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Ул ассызыклаганча, бу проектларны гамәлгә ашыру Мамадыш трактында хәрәкәтне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, әмма барысы да финанслауга бәйле булачак. «Ягъни без киләчәк өчен проектлар ясыйбыз, алар әзер булачак, дәүләт экспертизасын узачак. Финанслау булса, шунда ук тормышка ашыра башларга әзер», – диде Куляжев.  


"Татар-Информ" МА материаллары буенча.