Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүнең Әфганстан буенча консультацияләр форматындагы V утырышында катнашучыларга сәламләү юллады. Ул чарада шәхсән катнашырга тиеш иде, ләкин берничә сәбәп аркасында бүген иртән Казанда була алмады.
Утырышта РФ Президентының Әфганстан буенча махсус вәкиле, Тышкы эшләр министрлыгының Азиянең икенче департаменты директоры Замир Кабулов сәламләү сүзләрен укыды.
Исегезгә төшерәбез, утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Шулай итеп, Серей Лавров сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы башлыгы - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Хөкүмәтенәчараны яхшы оештырганнары һәм кунакчыллык күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде.
Аерым сәламләү сүзләрен ул Әфганстанның Тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Хан Моттакига да юллаган.
"Мәскәү форматы ачык универсаль характерда, ул турыдан-туры күршеләрнең һәм башка кызыксынучы төбәк уенчыларының Әфганстанның гамәлдәге Хөкүмәте белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә якынайту мөмкинлеген бирә", - диелә сәламләүдә. - Позицияләрне мондый килештерү төп бурычны хәл итүгә ярдәм итәргә тиеш: төрле өлкәләрдә илнең төбәк тормышына җайлы керүен. Безне борчыган нәрсәләрне дә билгеләп үтма кала алмыйм: төбәкләрдән тыш уенчыларның Әфганстан юнәлешендә активлашырга тырышулары.
Сергей Лавров билгеләп үткәнчә, төбәк илләренең НАТО блогы әгъза-дәүләтләре белән тырышлыкларын тулы күләмдә берләштерү «Әфганстандагы 20 еллык хәрбиләрен тотуның кызганыч нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны тулысынча тану шарты белән генә мөмкин».
"Әфган халкына төзәтеп булмаслык зыян китергән Көнбатыш илләре илне конфликттан соң торгызуның төп йөген үз өстенә алырга тиеш, - дип ассызыклады Россия Тышкы эшләр министры. - Шуңа бәйле рәвештә, Вашингтонның Әфган банк авуарларын туктатуы контрпродуктив һәм бары тик хәлне начарлата, гади әфганлыларның болай да гади булмаган яшәү шартларын катлауландыра".
Сергей Лавров шулай ук утырышта катнашучыларның эш нәтиҗәләре Әфганстанның иминлеген ныгытуга һәм социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.