Бүген Казанда Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының 5 нче утырышы уза.
Казан Ратушасы консультацияләр өчен мәйданчык булды.
Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров исеменнән сәламләүне утырышта РФ Президентының Әфганстан буенча махсус вәкиле, Тышкы эшләр министрлыгының Азиянең икенче департаменты директоры Замир Кабулов укыды.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
"Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының чираттагы, бишенче утырышында катнашучыларны Казанда сәламләргә шатмын. Аның беренче утырышында - 2017 елда - төбәкнең 11 иле бердәм позициядән илдә Әфган кризисын һәм милли татулашуны җайга салуның тыныч юлларын эзләүгә тотынды. Бу елларда Мәскәүнең Әфганстан буенча консультацияләр форматының уникаль механизмы үзенең югары нәтиҗәлелеген күп тапкырлар исбатлады. Әфганстандагы сәяси чынбарлык тамырдан үзгәрүгә карамастан, аның эшенең актуальлеге бүген артты", - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан Республикасы турында сөйләде, бүген ул - Россия Федерациясенең алдынгы һәм динамик үсештә булган төбәкләренең берсе , бүген биредә делегатлар җыелган барлык дәүләтләрне бердәм киңлеккә тоташтыручы мөһим сәүдә артерияләре киселешендә тора.
Ул искәрткәнчә, Татарстанда 173 милләт вәкилләре яши, дөнья мәдәниятләре һәм диннәре традицияләре сакланган, елдан-ел яхшы күршелек, милләтара һәм конфессияара татулык принциплары ныгый һәм үсә.
"922 елда Идел буе Болгарында татарларның ата-бабалары дәүләт дәрәҗәсендә ислам динен кабул иткәннәр. Бу безне зур мөселман дөньясының аерылгысыз өлеше итте, шулай ук күп яктан Көнбатыш һәм Көнчыгыш, Төньяк һәм Көньяк традицияләрен берләштерүче уникаль Россия цивилизациясе формалашуын билгеләде. Узган ел бу вакыйганың 1100 еллыгын бәйрәм итү илебездә иң югары дәрәҗәдә узды,- диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген илебез өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия. Татарстан бу юнәлештә актив эшли, без Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлек итәбез. Россия Президенты В.В. Путин кушуы буенча мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим. Казанда «KazanForum», Глобаль яшьләр саммиты һ. б. эре халыкара чаралар уза. Татарстан ислам дөньясында танылу гына түгел, ә мөселман дәүләтләреннән булган партнерлар белән икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне актив рәвештә киңәйтә ала».
Татарстан Рәисе шулай ук Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси һәм эшлекле даирәләренең Әфган юнәлешендә эшләүгә кызыксынулары артуын билгеләп үтте. «Бу быел "Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023 " халыкара икътисадый форумы эшендә катнашу өчен Сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Нуреддин Азизи җитәкчелегендәге Әфганстан делегациясе визиты барышында ачыкланды, - диде ул. - Республикабызның Әфганстан белән багланышлары үсешенә шулай ук бу илнең Югары белем министры вазифаларын башкаручы Нида Надимның «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумында катнашуы дәлил булып тора. Гуманитар элемтәләрне саклау - безнең үзара бәйләнешнең аерылгысыз өлеше. Быелның июлендә Казанның «Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды» ярдәмендә Кабулда эшлекле үзәк ачылды. Ахырда Мәскәү форматындагы быелгы утырышны уздыру урыны итеп сайлавы, шулай ук аны оештыруда ярдәм итүе өчен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелегенә Казанны рәхмәт белдерәсем килә. Барлык катнашучыларга да традицион татар кунакчыллыгы ошар дип ышанам. Нәтиҗәле һәм эчтәлекле эшләр телим".
Әфганстанның Тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Хан Моттаки Әфганстанның икътисадый хезмәттәшлек, шулай ук сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә көчле потенциалы бар дип белдерде.
"Хәзер Әфганстанда иминлек торгызылгач, икътисадый элемтәләргә бәйле проектларны гамәлгә ашырырга вакыт җитте. Икътисадыбызга һәм тышкы сәясәтебезгә таянып, без төбәк элемтәләре өчен барлык мөмкинлекләр бирергә әзер", - диде Әмир Хан Моттаки.
Ул хәзерге вакытта «Төньяк – Көньяк» транспорт коридоры аша сәүдә үсеше өчен уңай шартлар тудырылуын өстәде. Моннан тыш, Әфганстан энергетика, авыл хуҗалыгы, тимер юл элемтәсе буенча инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле барлык әйберләрне бирергә әзер.
"Без күрше илләр белән чик буе хезмәттәшлегенә, контрабандистларның һәм башка җимергеч шәхесләрнең йөрүләрен булдырмаска әзер булуыбызны раслыйбыз. Бу куркынычларга каршы без көч куйдык һәм наркотиклар үстерүне һәм әйләнешен юк итү өчен көрәштек», – дип ассызыклады Әмир Хан Моттаки.
Ул, туристлар, дипломатлар, гуманитар оешма хезмәткәрләре, журналистлар, төрле илләрнең тикшерүчеләре Әфганстанга килә һәм ил буенча ирекле хәрәкәт итә, дип ышандырды.
"Без тагын бер тапкыр белдерәбез, Әфганстаннан килгән иминлек һәм наркотиклар сату куркынычынан борчылган һәр ил, барысын да җентекләп өйрәнү һәм аңлау өчен, делегация җибәрергә тиеш", – дип белдерде Әфганстанның Тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы. Ахырда ул Әфганстанның төбәк илләре белән уртак законлы мәнфәгатьләр нигезендә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын ассызыклады.
Белешмә өчен:
Әфганстан буенча консультацияләрнең Мәскәү форматын булдыру идеясе 2016 елның декабрендә Россия, Кытай һәм Пакстанның өч яклы консультацияләре нәтиҗәләре буенча барлыкка килгән.