Илебезнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр Россия белән бергә булу хокукын батырларча яклыйлар. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, бүген илебездә Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә.
"Бер ел элек, 30 сентябрьдә, бу төбәкләрдә яшәүчеләр, илебез составына керү өчен тавыш биреп, үзләренең сәяси һәм гражданлык статусын билгеләделәр. Быел бердәм тавыш бирү көне йомгаклары буенча, сайлаучыларның активлыгы югары булганда, төбәкләрнең закон чыгару органнары һәм муниципалитетларда, шул исәптән безнең республика шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә вәкиллекле органнар формалаштырылды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, алда яңа төбәкләрнең инфраструктурасын торгызу буенча зур эш бара. "Без бу эшне башладык инде. Әлбәттә, Татарстан ватандашларыбызга тулы ярдәм күрсәтәчәк. Бу кешеләр үз мәнфәгатьләрен, Россия белән бергә булу хокукын батырларча яклыйлар, һәм без аларга ярдәм итәргә тиешбез", - дип өстәде республика Рәисе.