Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Әмир-Хан Моттаки белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Әмир-Хан Моттаки Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының 5 нче утырышында (Казан ратушасы) катнашу өчен Казанга килгән.
Очрашу барышында Россия-Әфганстан мөнәсәбәтләре кысаларында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген алга таба үсеш өчен шартлар тудыру, шулай ук гуманитар мәсьәләләрне хәл итү мөһим.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Аның төп бурычлары арасында: Россиянең ислам дөньясы белән мәдәни-инсани нигездә алга таба якынаю процессына һәрьяклап ярдәм итү, икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның партнерлыгын киңәйтү.
Без ислам дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән актив хезмәттәшлек итәбез, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Әмир-Хан Моттаки, хәзерге Әфганстанның икътисадый хезмәттәшлек, шулай ук сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә югары потенциалы бар, дип хәбәр итте.