Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча ел башыннан гражданнардан 6984 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән соңгы ике атнада – 224 мөрәҗәгать. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова шундый мәгълүмат китерде.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Программаның барлык эш төрләре буенча үтәлеше 99% тәшкил итә, дип хәбәр итте Арина Петрова. 22 сентябрьгә кадәр программаны ун район – Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Питрәч, Тукай, Чистай районнары тәмамлаган. 6 октябрьгә кадәр программаны биш район – Баулы, Буа, Бөгелмә, Зеленодольск, Түбән Кама тәмамлаган. Программа Казанда һәм Чаллыда да тәмамланмаган.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында юл эшләре динамикасы турында сөйләгәндә, Арина Петрова хәбәр иткәнчә, республика буенча уртача башкару проценты 99 процент тәшкил итә, соңгы ике атнадагы динамика – 0,5 процент. Мәсәлән, 954 йортта юл эшләре тәмамланган. 6 йорт территориясендә юл эшләре алып барыла. Эшләрне тәмамлау вакыты - 15 октябрь.
Бүген юл эшләре буенча документлар тапшыру процессы бара. Документларның 31 проценты тапшырылган. Документларны тапшыру вакыты - 2023 елның 30 октябре.
Тышкы яктыртуларны урнаштыру эшләре тәмамлана. Бүгенге көндә 957 йортта эшләр тәмамланган, 3 йорт территориясендә дәвам итә. Бу юнәлеш буенча эшләрнең тәмамлану вакыты - 30 октябрь. Арина Петрова шулай ук эшне башкаручы компанияләргә тиешле документларны 30 октябрьгә кадәр әзерләргә һәм тапшырырга кирәклеген искәртте («Казэнерго» АҖ, «Төзелеш» СО, ПАД МУП).
Реконструкция үткәрелгән ишегалларында җайланмалар 98%ка монтажланган (урам, балалар һәм спорт җайланмалары). Җайланмаларны урнаштыру эшләре тәмамлануы турында 32 район хәбәр иткән. 15 октябрьгә тагын ике муниципаль районда монтаж тәмамланачак.
Идарәче оешмалар балансына урнаштырылган җайланмаларның 50%тан артыгы тапшырылган.
Алина Петрова шулай ук «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эшләрне кабул итү графигын тәкъдим итте. Планлаштырылган чыгып тикшерүләр 6-20 октябрьдә узачак.
«ТР шәһәрләрне үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе муниципалитетларда идарәче оешмаларның укыту узуы, укытуда идарәче оешмаларның 150 вәкиле катнашуы турында сөйләде.
Укытуга балалар һәм спорт җайланмаларын эксплуатацияләү, вакыйгалар белән тулыландыру, яшелләндерү, халык һәм ММЧ белән аралашу кебек юнәлешләр керә.
Укуда 33 муниципаль район катнашкан, 12се - катнашмаган.