Минтимер Шәймиев: "Кешеләр "Адымнар" мәктәпләренә ышанды

05.10.2023

Бүген Казанда, А. Бичурин урамындагы ике телле корпусның актлар залында, «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» күптелле белем бирү комплексында Укытучылар көненә багышланган традицион тантана узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Бәйрәмгә «Адымнар – Казан» комплексының барлык укытучылары, шулай ук мәктәпнең ата-аналар җәмгыяте вәкилләре чакырылган иде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар–Казан» күптелле мәктәбе укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга зур сабырлык таләп иткән авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

"Безне чын кешеләр итеп тәрбияләгәнегез өчен бик зур рәхмәт. Без төрле, безнең төрле якларыбыз бар, өлешчә уңае да. Ләкин, һәрхәлдә, сез безне нормаль кешеләр итеп тәрбиялисез. Бу - иң зур сәләт, иң зур сабырлык. Мөгаен, беркайчан да актуальлеген югалтмаган бердәнбер лозунг - "Укырга, укырга һәм укырга" һәм уку өчен беркайчан да соң түгел. Өйрәнер нәрсәләр һәрвакыт күп. Йөрәкләребездә без укытучыларыбызга яхшылыкка өйрәткәннәре һәм белемгә омтылыш тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт хисе генә йөртәбез. Начар укытучылар юк, без генә бик төрле", - диде Минтимер Шәймиев.

Аннары ул сәхнәгә «Адымнар-Казан» белем бирү комплексы директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Айдар Шәмсетдиновны чакырды һәм күптелле белем бирү системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, "Адымнар" күптелле белем бирү комплексы республика буенча беренче адымнарын ясады.

"Беренче адымнар уңышлы булды, беренче өч елда билгеле бер тәҗрибә тупланды. Хәзер башлангыч этапка йомгак ясарга вакыт: уңышларыбыз нәрсәдә, хаталарыбыз нинди булган. Һичшиксез, бу - файдалы, кирәкле эш. Тиздән мәктәптән чыгарылыш булачак һәм алар үрнәк булырга тиеш, без аларның нәрсә белән аерылып торуларын, аларга ничек ярдәм итә алганыбызны күрергә тиеш. Кешеләр "Адымнар" мәктәпләренә ышанды һәм без алар алдында җаваплы. "Адымнар"ның барлык алты комплексы укытучылары һәм җитәкчеләре белән бергәләп җыелырга һәм нәтиҗәләрне анализларга кирәк. Киләсе адымнар тагын да ышанычлырак һәм нәтиҗәлерәк булырга тиеш", - дип төгәлләде ул.

Аннары ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм "Яңарыш" республика фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина "Адымнар-Казан" комплексы укытучыларына күп телле белем бирү концепциясен тормышка ашырганнары өчен сертификатлар тапшырды.

Бәйрәм кичәсен республиканың танылган сәнгать осталары концерты дәвам итте. "Адымнар-Казан" укытучылары коллективын аларның яраткан артистлары һәм иҗат коллективлары котлады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте