Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёевның очрашуы узды

05.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Шәүкәт Мирзиёевның Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов кунакны сәламләп ассызыклаганча, республика тарихында беренче тапкыр Үзбәкстан Президенты Татарстанга килә. Ул шулай ук Шәүкәт Мирзиёевка Казанда узган «Россия – Үзбәкстан» форумы (Россия белән Үзбәкстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумы) өчен рәхмәт белдерде. "Форум өчен рәхмәт. Ул югары дәрәҗәдә үтте. Бүген без гамәлгә ашыра торган проектлар эре сәнәгать предприятиеләрен генә түгел, кече һәм урта бизнесны да үз эченә ала», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлеккә килгәндә, Үзбәкстан партнерлары белән хезмәттәшлек бик актив бара, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 50%ка арткан, ә 2023 елның беренче яртыеллыгында - үсеш 30% тирәсе тәшкил иткән.

Алга таба да товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән үзара тәэмин итү күләмен һәм номенклатурасын арттыру өстендә эшләү мөһим.

Сезне без һәрвакыт хезмәттәшлекне хуплаучы кеше итеп күрәбез, диде  Татарстан Рәисе Шәүкәт Мирзиёевка мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген Үзбәкстан белән күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү һәм интеграцияләү өчен киң мөмкинлекләр бар. Ул - Үзбәкстанның дәүләт сәясәте, хакимият органнары эшчәнлеген төзү, яшьләр сәясәте һ. б. юнәлешләрдә тупланган тәҗрибәсен билгеләп үтте.

"Сезнең миңа карата шәхси мөнәсәбәтегезне бик югары бәялим. Сез һәрвакыт безнең проектларга булышасыз. Үзбәкстанда яшәүче ватандашларыбызга ярдәм иткәнегез өчен аерым рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев Казанны күптән үз күзләре белән күрергә теләгәнен билгеләп үтте. "Җылы дустанә кабул итүегез өчен бик зур рәхмәт. Һәр очрашуыбызда мин Татарстанга килергә вәгъдә бирә идем. Һәм бүген мин үз күзләрем белән монда Сезнең җитәкчелек белән ирешелгән үзгәрешләрне күрдем", - диде Үзбәкстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, ике республика делегациясе актив эшли, моны Казанда форумның уңышлы уздырылуы да дәлилли. Моннан тыш, Үзбәкстан Президенты Үзбәкстанда татар диаспорасының активлыгын билгеләп үтте.

"Сезнең белән очрашуыбыз Үзбәкстандагы татар диаспорасын рухландыра. Мин алар белән вакыт-вакыт очрашам һәм алар һәрвакыт Татарстан турында зур горурлык белән сөйлиләр», - диде Шәүкәт Мирзиёев.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Шәүкәт Мирзиёев шулай ук бүген Татарстан белән Үзбәкстан бергәләп гамәлгә ашырыла торган конкрет проектлар турында фикер алыштылар.

Белешмә өчен:

1993 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзалана. 1992 елдан Үзбәкстанда Татарстан вәкиллеге эшли.

Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы уңышлы эшләп килә.

Казан һәм Ташкент - тугандаш шәһәрләр, төбәкләр (Ташкент шәһәре, Ташкент өлкәсе, Сәмәрканд, Джизак, Бохара өлкәләре) белән хезмәттәшлек алып барыла, берничә килешү, үзара хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган һәм гамәлгә ашырыла.

Үзбәкстанда татар диаспорасы 300 мең кеше тәшкил итә, һәм бу Россиядән тыш иң зур татар диаспорасы.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.